"Искәндәр өйләнгән бит"
Артист Искәндәр Хәйруллинны өйләнүе уңаеннан котлап, Камал театрында плакат язып элгәннәр. Шул язу каршына артист Әзһәр Шакиров килеп туктаган да:
– Нәрсә бу? – дип сорый икән.
– Искәндәр өйләнгән бит, – дигәннәр аңа.
– Ничек инде өйләнсен?!. Кичә генә нормальный йөри иде ич, – дип гаҗәпләнгән Әзһәр Шакиров.
– Нәрсә бу? – дип сорый икән.
– Искәндәр өйләнгән бит, – дигәннәр аңа.
– Ничек инде өйләнсен?!. Кичә генә нормальный йөри иде ич, – дип гаҗәпләнгән Әзһәр Шакиров.
Илдус Гыйләҗев
Безнең мирас. - 2020. - №8. - 114 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА