Журнал «Безнең мирас»

Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...

Көне-төне... Ары-бире... Мәхшәр!
Тын алырга кайчак юк вакыт.
Чабуыннан тартып торыр идем -
Вакытны шул булмый туктатып!
Мин бүгеннән ашыкмаска булдым...
Тын алырга булдым тагы бер.
Күпме генә чапма, бу дөньяны
Куып җитеп булмый барыбер.
Бүгеннән мин ашыкмаска булдым...
Сабыр булуларга ни җитә!
Сабыр иткән - мoрaдына җиткән,
Ашыкмаска кирәк ничек тә!
Ашыкмаска булдым бүгеннән мин...
Бисмилладан башлыйм иртәмне.
Акча - бүген бар ул, иртәгә - юк,
Булганына шөкер итәмен.
Ашыкмаска булдым мин бүгеннән...
Син дә тын ал, әйдә, тагын бер.
Күпме генә чапма, бу дөньяны
Куып җитеп булмый барыбер.
Ләбиб Лерон 
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру