Журнал «Безнең мирас»

Матди тәрбия (гаилә дәресләре)

Матди тәрбия кыйсеменнән шуны да күзгә алмак лязимдер ки, балалар ашарга бик хирыс булалар. Ни тапсалар, шуны ашамакчы булып, ашалмый торган нәрсәләргә кадәр авызларына китерәләр. Баланың бу комсызлыгын бетерер өчен, уртача ашауга өйрәтеп, хәтта соңга табарак кайсы вакытта коры икмәк ашарга да гадәтләндермәк берлә уртача бер тереклеккә ияләндермәк лязим булып, кием-салым тугрысында да уртача тормышка гадәтләндермәк – ата-ана берлә тәрбиячеләрнең бурычыдыр. Балам ашасын, тизрәк үссен, диеп, вакытлы-вакытсыз ашатмак, кулына төрле-төрле зарарлы нәрсәләр бирмәк – аны комсызлыкка өйрәтмәк, балага мәрхәмәт түгел, зарардыр. Аналарның бу тугрыда артык шәфкатеннән сакланулары бик лязимдер, чөнки бу рәвештә үстерелгән балалар зәгыйфь, сырхау булып, аяклары ип, корсаклар гөб, башлары тубал кеби булып, биш-алты яшькә кадәр аякларында йөри алмый утырырлар. Ахырында зәгыйфь вә начар булып, бил сөякләре имгәнгән, бөкреләре чыккан булырлар. Боларның ни үзләреннән вә ни дә мәйданга китергән балаларыннан файда көтелмәс.


Балаларга өсте-өстенә киемнәр кидермәк зарарлыдыр. Баланы суыкка, эссегә, һәр михнәт вә мәшәкатьләргә алдан яхшы гына ияләндермәк лязимдер. Буыннарының хәрәкәтен йиңеләйтер вә тәннәренең куәтен арттырыр өчен, йөгермәк, сикермәк вә уйнамак кеби хәрәкәтләрдән тыймый, мондый файдалы хәрәкәтләрдән тәрбия даирәсендә файдалануларына тырышмак тиештер.


Тик утырырга өйрәнгән балалар эшлексез вә ялкау булып үсәрләр. Тәннең яхшы, таза булып үсүе өчен тар киемнәрдән, кысып бәйләүләрдән сакланмак лязимдер. Балаларның тән тәрбияләре тугрысында иң артык кирәк нәрсә – саф һава, яхшы су, вакытлы вә уртача ашау, хифзыссыйхәткә муафыйк уен, киң кием берлә һәр эшне тәртип берлә вакытында кыйлырга соң дәрәҗәдә тырышмактыр ки, милләт вә мәмләкәтемезгә яхшы вә гүзәл хидмәтләр итә алырлык вә үзләре дә бәхетле була алырлык сурәттә куәтле гәүдәле балалар мәйданга чыга алсын.


Фәхрелбәнат Сөләймания «Гаилә дәресләре: кызлар мәктәбе өчен»


Безнең мирас. — 2017. — №1. — 59-60 б. 


Фото: pixabay

Теги: Фәхрелбәнат Сөләймания Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру