Журнал «Безнең мирас»

Артист Идрис Мәсгутовның тууына 75 ел

🏷 Admin

Актёр, Татарстанның атказанган артисты (1985), Татарстан Республикасының халык артисты (2009) Идрис Мөдәррис улы Мәсгутов 1948 елның 12 ноябрендә Чистай районының Гаделша авылында туган.

 

1974 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, ул унике ел Әлмәт дәүләт драма театрында эшли. 1986 елдан – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты.

 

И.Мәсгутов башкарган рольләр: Базарбай – «Ахырзаман» (Ч.Айтматов), Гарәп – «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), Ырыскол – «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Каюм – «Ат карагы» (Т.Миңнуллин), Тархан – «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Хисан – «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» (Н.Исәнбәт), Миңлебаев – «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким), Поп – «Зөләйха» (Г.Исхакый), Кыпчакгол – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Шакирҗан – «Жан Баевич» (Г.Исхакый), Ислам – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Бабич – «Урланган мәхәббәт» (И.Франко), Җиһанша – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Байморат – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт) һ.б.

 

Идрис Мәсгутов 2008 елның 23 ноябрендә вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру