Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Яратып туя алмадым

Яратып туя алмадым

Зәнгәр әфәк күлмәгемнеСинсез бер кимәс идем,Ташлап китәсенне белсәм,Ихластан сөймәс идем.Зәнгәр күлмәк бүләк иттең,Күзләреңә пар, диеп.Яшь күңелем ялгышты шул,Үзенә тиң яр диеп.Зәңгәр күлмәгемне кисәм...

Зәнгәр әфәк күлмәгемне
Синсез бер кимәс идем,
Ташлап китәсенне белсәм,
Ихластан сөймәс идем.
Зәнгәр күлмәк бүләк иттең,
Күзләреңә пар, диеп.
Яшь күңелем ялгышты шул,
Үзенә тиң яр диеп.
Зәңгәр күлмәгемне кисәм,
Күзләрең алалмадың.
Сөям дигәч, вәгъдә биргәч,
Ник саклап кала алмадың?
Зәңгәр күлмәкләр килешә,
Якалары ак булса.
Бер сагынып килер идең,
Сөюләрең хак булса.
Зәңгәр ефәк күлмәгемә
Якалар куялмадым.
Кыска булды мәхәббәтең,
Яратып туя алмадым.
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи