«Мин сине бәхетле иттемме?!» Күзләрең гел тоташ моң гына... Көзге көн... Чаларган чәчеңә Вак яңгыр сибәли тын гына...
"Мин сине бәхетле иттемме?!"
Күзләрең гел тоташ моң гына...
Көзге көн... Чаларган чәчеңә
Вак яңгыр сибәли тын гына...
Вак яңгыр − тымызык − пышылдап,
Җанымның иң түрен чылата:
"Мин елыйм! Син исә беркайчан
Сөйгәнең алдында елама!"
Еламыйм.
Сибәли вак яңгыр, коела −
Керфегем читеннән шуыша.
Һәр бөртек чәчеңдә − гаебем...
Гомерлек чал булып тулыша...
Елмаям...
Минем дә чигәләр − бәс кенә...
Вак яңгыр астында − икебез...
Гомернең соңына җиткәндә
Бәхет тә, гаеп тә − бертигез...
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала