Күкрәп килде яңгыр...ЯфракларданШыбыр-шыбыр тамды тамчылар;Сусап яткан җиргә түгел, аларБезнең иреннәргә тамдылар."Яшен идеме ул, әллә яшьме, -Иреннәрне өтеп алдылар?"Язмышыбыз ничек якын булган, -Там...
Күкрәп килде яңгыр...
Яфраклардан
Шыбыр-шыбыр тамды тамчылар;
Сусап яткан җиргә түгел, алар
Безнең иреннәргә тамдылар.
"Яшен идеме ул, әллә яшьме, -
Иреннәрне өтеп алдылар?"
Язмышыбыз ничек якын булган, -
Тамчы белән тамчы арасы;
"Мин бер аучы син бер болан кызы" -
Икебез дә шундый нарасый
Идек лә без... Төнге яланнарга
Яланаяк чыгып йөгердек;
Чирәмнәргә ятып тәгәрәдек,
Сабый бала идек, тилердек;
Юләрләндек, шаштык таңга кадәр
Таганнарга асылып атындык;
Онытылды... Иреннәргә кунган
Бәллүр тамчы төшеп ватылды.
Ватылды да... Сулар бүлеп куйды
Кыйтга белән кыйтга арасын;
Менә хәзер..
Мосафирдай уйга калып торам
Гомер уртасында чарасыз.
Күкрәп килер яңгыр,
еракларда
Утлар күреп каршы чабарсың;
Соңарырсың ләкин,
Мин кабызган төнге учакларнын
Урыннарын гына табарсың.
Яфраклардан
Шыбыр-шыбыр тамды тамчылар;
Сусап яткан җиргә түгел, алар
Безнең иреннәргә тамдылар.
"Яшен идеме ул, әллә яшьме, -
Иреннәрне өтеп алдылар?"
Язмышыбыз ничек якын булган, -
Тамчы белән тамчы арасы;
"Мин бер аучы син бер болан кызы" -
Икебез дә шундый нарасый
Идек лә без... Төнге яланнарга
Яланаяк чыгып йөгердек;
Чирәмнәргә ятып тәгәрәдек,
Сабый бала идек, тилердек;
Юләрләндек, шаштык таңга кадәр
Таганнарга асылып атындык;
Онытылды... Иреннәргә кунган
Бәллүр тамчы төшеп ватылды.
Ватылды да... Сулар бүлеп куйды
Кыйтга белән кыйтга арасын;
Менә хәзер..
Мосафирдай уйга калып торам
Гомер уртасында чарасыз.
Күкрәп килер яңгыр,
еракларда
Утлар күреп каршы чабарсың;
Соңарырсың ләкин,
Мин кабызган төнге учакларнын
Урыннарын гына табарсың.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала