Төнбоектай ак чәчкә синСаташкан инешемдә.Сөттәй ак юллар юрыйсыңӨнемдә һәм төшемдә.Шигырь утым сүрелмәстер -Мин бит океанга охшаш:Күңелемнең төпкеленнәнСүзләр чәчри - чуерташ!Син - Җир кызы, охшагансы...
Төнбоектай ак чәчкә син
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.
Шигырь утым сүрелмәстер -
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри - чуерташ!
Син - Җир кызы, охшагансың
Фәкать, фәкать үзеңә.
Лалә гөл сыман балкыйсың -
Түз, йөрәгем, түз генә!
Тау чаклы эшләр башкарам -
Үземә каратырга.
Ләкин әүвәл мин тиешмен
Тик сине яратырга!..
Рафаил Такташ
Фото: pixabay
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.
Шигырь утым сүрелмәстер -
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри - чуерташ!
Син - Җир кызы, охшагансың
Фәкать, фәкать үзеңә.
Лалә гөл сыман балкыйсың -
Түз, йөрәгем, түз генә!
Тау чаклы эшләр башкарам -
Үземә каратырга.
Ләкин әүвәл мин тиешмен
Тик сине яратырга!..
Рафаил Такташ
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала