Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Наис Гамбәр. Теләү

Наис Гамбәр. Теләү

Чык син, Кояш!Күтәр әле томан пәрдәләрен...Ачып куйыйм язгы тын җилләргәКүңелемнең аяз тәрәзәләрен.Чык син!Чын син, Кояш!Ял итсен баш, күтәрелсен иңнәр,Шатланышсын җанда бар мәләкләр;Чәчәкләргә кунып...

Чык син, Кояш!
Күтәр әле томан пәрдәләрен...
Ачып куйыйм язгы тын җилләргә
Күңелемнең аяз тәрәзәләрен.
Чык син!
Чын син, Кояш!
Ял итсен баш, күтәрелсен иңнәр,
Шатланышсын җанда бар мәләкләр;
Чәчәкләргә кунып уйнасыннар
Аллы-гөлле, саргылт күбәләкләр.
Чын син, Кояш!
Чык син, Кояш!
Коенсыннар нурга урман-кырлар.
Агач-үләннәре, барча хәят... -
Һәм уяныр таңда йокысыннан
Яшәү дигән олуг бер хикәят.
Гөлләр көтә сине,
Чык син, Кояш!
#Наис Гамбәр #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи