Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Сине күрсәм

Сине күрсәм

Сине күрсәм, яңа җырлар туа,Сүнгән хисләр дөрләп кабына.Күңелем, ахры, һаман сине сөя,Җаным, ахры, һаман сагына.Кара шулай, кара күзләремә,Моңсу гына итеп, яратып.Янсын, әйдә, йөрәк, янсын дөрләп,Бер...

Сине күрсәм, яңа җырлар туа,
Сүнгән хисләр дөрләп кабына.
Күңелем, ахры, һаман сине сөя,
Җаным, ахры, һаман сагына.
Кара шулай, кара күзләремә,
Моңсу гына итеп, яратып.
Янсын, әйдә, йөрәк, янсын дөрләп,
Бер карашың өчен җан атып.
Сөюсез бит гомер - кояшсыз көн.
Сөюсез бит язлар - яз түгел.
Гомер үтә, кара көзләр җитә,
Сөюләрдән туймый тик күңел.
Чык син шулай, чык син юлларыма,
Күзләремә кара тын гына,
Ерагая барган көзге кояш
Нурын сипкән төсле моң гына...
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи