Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Син һаман да

Син һаман да

Син һаман да шул килештер әле,Самимидер, шундый күркәмдер.Миңа булган хисләрең дә шулдыр...Тик мизгелләр генә бүтәндер.Барсына да үзем гаепле дип,Җәзаларын үзем күтәрдем.Сиңа булган мәхәббәтем шул ук,...

Син һаман да шул килештер әле,
Самимидер, шундый күркәмдер.
Миңа булган хисләрең дә шулдыр...
Тик мизгелләр генә бүтәндер.
Барсына да үзем гаепле дип,
Җәзаларын үзем күтәрдем.
Сиңа булган мәхәббәтем шул ук,
Үзем генә бераз бүтәнмен.
Синең белән үтәр юлларымны,
Елларымны ятим иткәнмен.
Синең артык исең китмәгәндер,
Тик күңелең генә көткәндер.
Тик күңелең генә көткәндер шул,
Мең халәткә кереп беткәндер...
Ул газаплар эзсез үтмәгәндер,
Бераз гына син дә бүтәндер...
Сөю кадерен белмәвебез өчен
Еллар безне хөкем иткәндер:
Хисләребез һаман шул килештер,
Тик үзебез генә бүтәндер.
Марат Кәбиров
Фото: pixabay
#Марат Кәбиров #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи