Сагынасың, беләм, сагынасың,Моңаясың әнә, ай күрә.Синең мәхәббәтең яктысыннанБәхетеннән шашкан кар көлә.Сөюеңне, әнә, яшерәсеңКүңелеңнең иң-иң түренә.Гашыйк күзләреңнең карасынаБөтен дөнья төнгә күмел...
Сагынасың, беләм, сагынасың,
Моңаясың әнә, ай күрә.
Синең мәхәббәтең яктысыннан
Бәхетеннән шашкан кар көлә.
Сөюеңне, әнә, яшерәсең
Күңелеңнең иң-иң түренә.
Гашыйк күзләреңнең карасына
Бөтен дөнья төнгә күмелә.
Яшерәсең, әйе, яшерәсең...
Яратасың син дә, алдама!
Ышанмасаң кара: кышкы күктән
Ап-ак нурга тулган кар тама.
Сагышланып калсаң, көт син мине
Хисләреңне уйга чорна да.
...Мин әле дә, тәрәзәдән карап,
Сине уйлап ятам чормада...
Рифат Сәлах
Фото: pixabay
Моңаясың әнә, ай күрә.
Синең мәхәббәтең яктысыннан
Бәхетеннән шашкан кар көлә.
Сөюеңне, әнә, яшерәсең
Күңелеңнең иң-иң түренә.
Гашыйк күзләреңнең карасына
Бөтен дөнья төнгә күмелә.
Яшерәсең, әйе, яшерәсең...
Яратасың син дә, алдама!
Ышанмасаң кара: кышкы күктән
Ап-ак нурга тулган кар тама.
Сагышланып калсаң, көт син мине
Хисләреңне уйга чорна да.
...Мин әле дә, тәрәзәдән карап,
Сине уйлап ятам чормада...
Рифат Сәлах
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала