беләсеңме нәрсә…Инкарь итепБар булганын тирә-юнемдә:Чынбарлыкның үзен, киләчәкне,Фатирымны, салкын төнне дә;Өстәлдәге китап-томлыкларны,Дәфтәрләрне бәреп ыргытып…Кан тамыры булган богауларданазат калы...
беләсеңме нәрсә…
Инкарь итеп
Бар булганын тирә-юнемдә:
Чынбарлыкның үзен, киләчәкне,
Фатирымны, салкын төнне дә;
Өстәлдәге китап-томлыкларны,
Дәфтәрләрне бәреп ыргытып…
Кан тамыры булган богаулардан
азат калып… Барсын онытып…
Бер тын җегәр алып борылышта,
Ертып машиналар агымын –
Синең белән күрешәсем килә,
Күрешәсем килә…
Сагындым…
Фото: pixabay
Инкарь итеп
Бар булганын тирә-юнемдә:
Чынбарлыкның үзен, киләчәкне,
Фатирымны, салкын төнне дә;
Өстәлдәге китап-томлыкларны,
Дәфтәрләрне бәреп ыргытып…
Кан тамыры булган богаулардан
азат калып… Барсын онытып…
Бер тын җегәр алып борылышта,
Ертып машиналар агымын –
Синең белән күрешәсем килә,
Күрешәсем килә…
Сагындым…
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала