Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рифат Сәлах. Әллә догаң, әллә каргышың

Рифат Сәлах. Әллә догаң, әллә каргышың

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,Төнге күккә киткән сагышым.Мин күзгә-күз калдым сөю белән –Әллә догаң, әллә каргышың?Йолдызлар да җемелдәшә бүгенСинең кара күзләр төслерәк.Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,Мә...

Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Йолдызлар да җемелдәшә бүген
Синең кара күзләр төслерәк.
Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,
Мәхәббәткә кайнар хис кирәк.
Басып калырмын күк бу мизгелдә,
Галәм давыл булып иссә дә.
Күтәралмас авыр таулар булып,
Мәхәббәтем йөри иңсәдә.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Син сүнгәндә генә кабындым шул,
Сиңа гашыйк булып ялгыштым.
Ялгышырга мөмкин мәхәббәттә,
Тик йөрәкне... булмый алдап та.
...Арабызда инде шиңеп килгән
Ак шомыртлар хуш ис тарата.
Ә шомыртлар бәхетлерәк сыман,
Чәчәкләре хәтта шиңсә дә...
Күтәралмас авыр таулар булып,
Мәхәббәтем йөри иңсәдә.
Офыкларда ал таң атып килә,
Көтеп алам сайрар таң кошын.
...Мин күзгә-күз торам сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың...
Фото: pixabay
#Рифат Сәлах #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи