Р.Фәхреддиннең "Сәгыйдь" (1897) китабы басылды
"Безнең мирас" журналының гыйнвар һәм февраль саннарында Ризаэддин Фәхреддиннең "Сәгыйдь" (1897) исемле китабы басылып чыкты. Китап Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылының барлыкка килүе, андагы күренекле шәхесләр, мәчетләр һәм дин әхелләре турында. Р.Фәхреддин Каргалыдагы 9 мәчетнең төзелү тарихы, анда хезмәт итүче имам-мөдәррисләр турында аеруча тәфсилләп яза.
«Безнең мирас»ның 1 һәм 2 нче санын башкалабыз Казандагы «Книги-Китаплар» кибетеннән (Бауман ур., 19 һәм 29/11), «Татмедиа» бинасының китап кибетеннән (Декабристлар ур., 2), республикабыз киоскларыннан сатып алырга мөмкин.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА