Озату
Төн тәрәзгә зәңгәр пәрдә элде,
Ә бүлмәдә бары икәү без.
Боек күзләребез гел шул якта,
Әйтерсең лә, нидер көтәбез.
Тын бүлмәдә һаман икәү без.
Тәрәз төбендәге шау гөлләрне
Ай аралап керде хисләнеп;
Капшады да сүрән йөзебезне,
Читкә алды нурын, сискәнеп.
Искәртепме хушлашасы чакны
Сәгать сукты кинәт: даң да доң!
Сөю китте инде, ай да сүнде...
Аяк тавышы тынды кайдадыр, -
Бу - ялгызлык... Шуны аңладым...
Илдус Диндаров
Фото: pixabay
Ә бүлмәдә бары икәү без.
Боек күзләребез гел шул якта,
Әйтерсең лә, нидер көтәбез.
Тын бүлмәдә һаман икәү без.
Тәрәз төбендәге шау гөлләрне
Ай аралап керде хисләнеп;
Капшады да сүрән йөзебезне,
Читкә алды нурын, сискәнеп.
Искәртепме хушлашасы чакны
Сәгать сукты кинәт: даң да доң!
Сөю китте инде, ай да сүнде...
Аяк тавышы тынды кайдадыр, -
Бу - ялгызлык... Шуны аңладым...
Илдус Диндаров
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА