Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Ренат Харис. Нәрсә әйтим?

Ренат Харис. Нәрсә әйтим?

Кавышуларга безнең бөтен дөнья шаһит,вәгъдәләрне бөтен дөнья белә.Нәрсә булды сиңа? –оныт, дидең.Зиһенем җуеп,оныта алмый кайтып киләм.Нәрсә әйтим сине көткән бусагага?Хәлләремне ничек итеп мин аңлаты...

Кавышуларга безнең бөтен дөнья шаһит,
вәгъдәләрне бөтен дөнья белә.
Нәрсә булды сиңа? –
оныт, дидең.
Зиһенем җуеп,
оныта алмый кайтып киләм.
Нәрсә әйтим сине көткән бусагага?
Хәлләремне ничек итеп мин аңлатыйм?
Нәрсә әйтим ак каенга, тулган Айга,
йолдызларга, үз-үземә нәрсә әйтим?
Онытырмын, дисәм,
булыр ялган.
Онытмам, дип,
һич тә әйтә алмам.
Мәңге язмыш белән килешә алмам,
ничек кенә сабырлыклы була алыйм?
Фото: pixabay
#Ренат Харис #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи