Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Наис Гамбәр: Таянырлык микән дусларга?

Наис Гамбәр: Таянырлык микән дусларга?

Мин җәйләрдән көзгә кереп киләм, -Карап калам киткән кошларга;(Таянырлык дустың булсын икән,Таянырлык микән дусларга?)Салкыннары тышта декабрьнең, -Туңар инде калган кошларым;(Таянырлык иңең булсын ик...

Мин җәйләрдән көзгә кереп киләм, -
Карап калам киткән кошларга;
(Таянырлык дустың булсын икән,
Таянырлык микән дусларга?)
Салкыннары тышта декабрьнең, -
Туңар инде калган кошларым;
(Таянырлык иңең булсын икән,
Таянырлар микән дусларым?)
Мин кышлардан язга чыгып барам, -
Ояларын барлыйм кошларның;
(Җан атарлык җаннар ерак, ерак, -
Колагымда өне шуларның!)
#Наис Гамбәр #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи