Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәдия. Өченче өлеш


Барудиның Мәрҗани юлыннан баруы аның бөтен хезмәтеннән күренә.
 "Мөхәммәдия. Беренче өлеш" 

"Мөхәммәдия. Икенче өлеш"

Мәрҗанинең үзе әйткән [...]32 әсасы иманы Барудиның тәрбия һәм тәгълим эшләрендә ачык бер мәсләк булуы тормышка уздырылып бара. «Мөхәммәдия»дә Бохара мәдрәсәләрендә кебек дини, игътидад33 вә фикъһ34 мәсьәләләре [хакында] озын-озын бәхәсләр белән чуалтылган төп гыйльми әсәрне бер якка куеп шәрехләр, хашияләр35 белән баш әйләндерү юк. Рәсүлнең хәдисләре36 рөшдиядә әүвәл укытула башлап, игъдадиядә төп фән булып уздырыла. Иң ышанычлы булып сайланган хәдис китаплары укытыла. Фикъһ әсәрләреннән чын игътибар казанган («Һидая»37, «Мохтәсарел вакия»38) әсәрләр шәрехләр, хашияләрсез укыла. Иң әһәмият бирелгән нәрсә – шәкертнең гарәпчәне яхшы аңлап, төрле шәригатькә гаид әсәрләрне үзе моталәга итәрлек белем бирү.
Гарәп әдәбиятыннан «Кәлилә вә Димнә»39, «Мәкамат әл-Харири»40, Әбүлгалә әл-Мәгарри һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре укытыла. Гарәп әдәбияты укыту рөшдиянең өченче курсларыннан башлап галия курсларына кадәр бара. Галияне тәмамлап, хәтме көтеб кылган шәкертләр гарәп телен камил рәвештә өйрәнеп, китап гарәпчәсен сөйләшерлек, язарлык хәлдә белеп чыгалар иде.
Шундый бер вакыйганы сөйлиләр. Мәшһүр академик Крачковский41 Шәһер Шәрәфкә академиядәме, университеттамы эш тәкъдим итә. Шәһер хәлфә дәгъватны кабул итеп, аңлашыр өчен бара. Очрашкач урысча сүзләргә керешәләр, хәлфә куәте бөлгәнлектән, гарәп теленә күчәләр. Соңыннан академик (Ливанда, Бәйрутта байтак торган галим) хәлфәдән: «Сез Гарәпстанда кайда булдыгыз?» – диеп сорый. Шәһер хәлфә: «Юк, Гарәпстанда булганым юк», – дия. «Алай булгач кайда өйрәндегез? – дип сорый. «Казанда, «Мөхәммәдия»дә», – диеп җавап бирә. Шәһер хәлфәнең «Мөхәммәдия»дән башка Төркия һәм Гарәпстан мәдрәсәләрендә укыган булуы мәгълүм түгел. Шәһер хәлфә «Мөхәммәдия»дә ислам тарихы һәм Рәсүлнең гомер хәлләрен42 гарәпчә укыта иде. Ислам тарихы «Тарихы әнбия» буларак рөшдиядә дә укытыла. Ләкин анда Шәһер хәлфә укытмый иде.
Безнең Казан, Уфа, Оренбург галимнәреннән гарәбияттан, ислам культурасыннан иң югары белемләргә ия булган Бохара, Каһирә, Истанбул һәм башка Көнчыгыш илләрендә булмаган берничә галим бар. Алар барысы бары  үзебезнең илдәге мәдрәсәләрдә генә белем алганнар. Аларның иң мәшһүрләре Риза Фәхреддин, Кәшшаф Тәрҗемани43, Каюм Насыйри, Шәһер Шәрәф.
Югары курсларда хәдис дәресләре һәм мантыйк дәресләрен укытучы Кәшшаф Тәрҗемани иде. Фарсы телен һәм гакыйдәне (дини фәлсәфә) укытучы Әхмәтҗан хәзрәт44. Әмма Коръәнне өйрәтүче, тәфсир итеп аңлатучы Барудиның үзе иде. Аның да дәресләренә, билгеле галия сыйныфы шәкертләреннән башка һәркемгә кереп тыңлап утырырга рөхсәт. Хәтта бөтенләй мәдрәсә шәкертләреннән булмаган, ягадан теләгән кешеләрнең дә булынуларына рөхсәт ителә иде. Ләкин дәрес ачык, очраклы лекция рәвешендә түгел, программлы дәрес булып уздырыла иде. Шул дәрес шәкертләреннән дамелланың тәкъдиме белән берәү Коръәннең аятьләрен аваз белән укый, дамелла үзе тәфсир кыла иде. Кайвакыт шәкертләргә сораулар бирә иде. Шәкертләр өчен иң читен төшләре: бу дәресләрдә кайвакыт кулланыла торган тәфсир китабыннан (нинди тәфсир икәне хәтеремдә юк) хәрәкәсез гарәпчә гыйбарәне укырга тугры килә иде. Моның өчен гарәп телен яхшы белү кирәк. Ягъни укыганыңны аңлап укырга. Гарәпчә текстны аңламастан дөрест укып булмый – әгәр дә хәрәкә, диакритик аст-өст куелмаган булса. Бу – үзенә бер имтихан.
Галия курсларына барып җиткәндә шәкертләрнең саны азая. Бигрәк тә бу соңгы елларда шулай булды. Чөнки галия курсларында дин-шәригатькә караган фәннәргә күбрәк әһәмият бирелә, риязият дип атала торган физик-математик фәннәр бөтенләй юк. Гарәбияттән, фарсыдан укытыла, иң төп фәннәр Коръән тәфсире, хәдис иде. Бу белемнәр имам булучылар өчен әһәмиятле. Әмма «Мөхәммәдия»не тәмамлаган шәкертләрдән имам, михраб иясе булганнар соңгы елларда бармак белән санарлык та булмады. Мәсәлән, безнең сыйныфтан һәм янәшә сыйныфларда укыган шәкертләрдән берәүсе дә михрабка бармады. Хәтта галия курс тәмамлап, хәтме көтеб кылган Габделхәй Богдан да әүвәл «Мөхәммәдия»дә, соңыннан Казанның (?) нче мәктәбендә математика мөгаллиме булып, аның шәкертләреннән күп җәмәгать һәм совет хезмәткәрләре чыкты.
«Мөхәммәдия»нең иң кодрәтле курслары – рөшдия бүлеге. Ибтидаи сыйныфларындагы шәкертләрнең күбрәге Казан-мәхәллә балалары. Аларны күбесе башлангыч белем алганнан соң артык мәдрәсәдә укуларын дәвам итдермиләр. Авылдан килгән балаларның күбесе инде башлангыч белемне авылда алып, рөшдиянең беренче сыйныфына килеп керәләр. Болар – иң тырышып укучы төркем. Рөшдия күп фәннәрдән төп белемне бирә. Рөшдия тәмамлаган шәкертләрдән ибтидаи мәктәпләрдә зур уңыш белән эшләрлек мөгаллимнәр җитешә. Шунлыктан күпләр рөшдия курсы узганнан соң төрле өлкәләргә мөгаллим буларак таралалар. Шуннан кайберләре, хөкүмәт мәктәпләренә күчеп, урысча белем алалар...
«Мөхәммәдия»не салучы Барудиның теләге дә шул иде. Парижда Сорбонна университетын тәмамлап45, Казанга кайтып, берничә ел «Мөхәммәдия»дә мөгаллимлек иткән мәшһүр Йосыф Акчура угылы (Акчурин) «Дамелла Галимҗан әл-Баруди» (тәрҗемәи хәле) дигән китабында болай яза: «Остаз, Сез ибтидаи, игъдади вә гали тәдрисәттә яңа бер мәсләк, яңа бер ысул иҗат итдегез. Балаларның гомереләрен газиз рәхәтләрен хыянәт кылачак сәһел бер ысулны46, хәвалидә47 тәкъдим кылдыңыз48». Бу сүзләрдә җәдидлек педагогия юлы икәнлеге бик ачык. Хакыйкатән, Баруди бер сәяси мәсләк мәүҗәһсе түгел49, чын мөселман һәм саф мөселманлык рухында яшьләрне тәрбия итү өчен көрәшә иде. Шул ук китапта Й. Акчура: «...дин үгрәтмәктә, мөнабигъ әслиядән истифадә юлыны бөек бер җәсарәтләр күрсәтеңез»,50 – диеп яза. Тарикате нәкышбәндия мәэзүненнән51 иде, ләкин ишанлык кылмады.
Гакыллы, фәннәрне укытуда чын Мәрҗани[нең] гая фикерләрен52 тотты. Дөньяның культурасыннан Көнбатыш илләрендә алга киткән һәрбер белемне алу ягында иде. Хәлфәләр арасында һичбер Бохара мәдрәсәләрендә белем алган мөгаллим булмады. Сорбоннада белем алган Акчура угылы Йосыф, Каһирәдә Әзһария дарелфөнүнендә53, Бәйрутта, Американ колледженда белем алган затлар. Шулар арасында урыс гимназиясен һәм учительский институтта укыган урыс теле мөгаллимен алыйк. Менә педагоглар персоналы. Болар да Барудиның мәдрәсәсендә нинди рух хөкем сөргәнен күрсәтә. «Мөхәммәдия»дә белем алган кешеләр арасында түбәндәге галим һәм сәнгать осталарын күрсәтергә мөмкин: Таһир Ильяс, Әхмәд Исхак, шагыйрьләрдән Хәбиб Исхакый, Әхкәм әл-Мостафави, Мәҗид Гафури, Габдулла, Ягъкуп Адутов, Кәшшаф Тәрҗемани (Мәрҗани шәкерте), Садыйк Рахманкулов, Зәкәрия Cадретдин – математик, «Кояш» редакторы, Камил Якубов, Касыйм Туйбакин, Хәсән Солтанов (беренче нарком мәгариф), Бурнашлар Фәтхи, Вафа, Йосыф Акчура, Борһан Хәбиб, Нәкый, Әмирхан, Рәхим, Газиз Гобәйдуллин, Шәрәфләр, Борнай, Баязид, Гафури, Галиәсгар Камал, артист ике Камал, Тинчурин, Сәйдәш Салих, Ямаш, Солтан Габәши, һәм, һәм... Әхәд Госманов – профессор-геолог, Хикмәт Биккинин...

Кереш мәкаләне һәм кулъязма текстларны басмага 


Зөфәр Мөхәммәтшин әзерләде.




32 Бу урында Мәрҗани хезмәтеннән алынган гарәп телендәге текст кушылып китә.

33 Игътидад – исәпкә алу.

34 Фикъһ – ислам хокукы, юриспруденция.

35 Хашияләр – аңлатмалар.

36 Рәсүлнең хәдисләре – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хәдисләре.

37 «Һидая» – «Һидая шәрхе» (китап исеме).

38 «Мохтәсарел вакия» – дини мәдрәсәләрдә укытылган китап исеме.

39 «Кәлилә вә Димнә» – урта гасырлар фарсы һәм гарәп әдәбияты истәлеге. Эчтәлеге борынгы һинд фольклор китабы «Панчантра»га нисбәтле.

40 Мәкамат әл-Харири – бу урында гарәп әдибе һәм шагыйре, филологы Мөхәммәд әл-Харири  (1054-1122) истә тотыла. Мәкамат – урта гасыр әдәбиятында аерым новелла һәм бердәм сюжетка корылган жанр белән язылган әдәби әсәр. Мөхәммәд әл-Харири мәкаматлар иҗат итү буенча урта гасыр гарәп әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе.

41 Крачковский – Игнатий Юлианович Крачковский (1883-1951), оренталист галим, гарәп теле белгече.

42 Рәсүлнең гомер хәлләрен – монда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тәрҗемәи хәле искә алына.

43 Кәшшаф Тәрҗемани – Кәшшафетдин Кыяметдин улы Тәрҗеманов (1877-1943), дин һәм җәмәгать эшлеклесе.

44 Әхмәтҗан хәзрәт – Б.Урманче хатирәләре арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыткан Әхмәтҗан Мостафин хакында да язма бар. Чыгышы белән Саратов төбәгеннән. Урманче аның хакында болайрак яза: «Мөхәммәдия»нең өлкән хәлфәләреннән берсе, шөбһәсез, Әхмәтҗан хәзрәт Мостафин иде. Әхмәтҗан хәлфә элекке Сарытау ягында имам булып торган. Соңра имамлыгын ташлап Казанга килә һәм күп еллар «Мөхәммәдия»дә мөгаллим булып, Галимҗан Баруди вафат булгач, аның урынында 5 нче мәчетнең имамы була. Фарсыча укытты. Һәрвакыт җәмәгать эшләрендә катнашып килде. Акылы камил кеше иде. Казанның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе Әхмәтҗан хәзрәт иде. Угыллары, «Мөхәммәдия»дә укыганнан соң, Казан университетының медицина факультасын тәмамлап, табиб булдылар. Габдеррахман, Латыйф. Кызлары[ның] берсе Рәүф Алмаев никахында иде. Алмаевлар шулай ук Сарытау вилаятеннән, Сайман авылыннан иде. Болар чын кыпчаклар булса кирәк. Шиһаб Мәрҗани заманыннан килгән бу мәгърифәт үсү дәвере дамелла Барудилар, Әхмәтҗан Мостафалар, Таһир Ильяслар чорында Мәрҗани хыял кылган мәдрәсә рәвешенә керә. Урыс теле укытучы Хәсән хәлфә зур дәрт белән эшләде. Бу да дамелланың кеше таный белүенең бер нәтиҗәсе иде. Юкса Хәсән хәлфәдән башка да Казанда урыс теле мөгаллиме табуы кыен булмас иде».

45 Парижда Сорбонна университетын тәмамлап... – Й.Акчура 1900-1903 елларда Парижда «Сәяси белемнәр» мәктәбендә укый. Б.Урманче азрак ялгышлык җибәргән.

46 Хыянәт кылачак сәһел бер ысулны – саклаучы җиңел бер ысулны. Б.Урманче төп текстта «хыянәт кылачак»ның тәрҗемәсенә җәя эчендә «коргау, саклау», «сәһел» сүзенә «җиңел» дип мәгънәләрен язып куйган.

47 Хәвали – тирә-як, регион.

48 Б.Урманче «кылдыңыз» сүзе белән янәшәдә «таратыңыз»ны да язган.

49 Мәүҗәһсе түгел – табынучысы түгел.

50 Мөнабигъ әслиядән истифадә юлыны бөек бер җәсарәтләр күрсәтеңез – чыганак нигезеннән файдалану юлын бөек бер батырлык күрсәттегез.

51 Тарикате нәкышбәндия мәэзүненнән – нәкышьбәндия (Баһаветдин Нәкышбәнди) юлын тоту хокукына ия.

52 Гая фикерләр – төп фикерләр.

53 Каһирәдә Әзһария дарелфөнүне – әл-Әзһар (әл-Җәмигъ әл-Әзһар) – Каһирәдәге дини һәм дөньяви югары уку йорты. Х гасырда шул исемдәге мәчет каршында оештырыла.

Теги: Бакый Урманче Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру