Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Марис Нәзиров. Тукмалган көчек

Елга кичеп чыккач, көчек Аунады ятып комга. Койды ярга тамчыларны Чык кебек балкытырга. Аунады да көчек, килеп Сарылды аягыма; Татымаган да диярсең Яманлык яңа гына.

Елга кичеп чыккач, көчек

Аунады ятып комга.

Койды ярга тамчыларны

Чык кебек балкытырга.

 

Аунады да көчек, килеп

Сарылды аягыма;

Татымаган да диярсең

Яманлык яңа гына.

 

Оныткан да инде, гүя,

Җәберен аргы якның,

Бәгыренә үткән эзен

Тәнен телгән таякның.

 

Оныткан да инде, ахры,

Адәмнәр усаллыгын.

Кемгә, көчек, сыймадың син? –

Ә минем учка сыйдың.

 

Кыйналсаң да, кеше назын

Өлгердең сагынырга...

...Мин үзем дә шул ук хәлдә –

Кемнәргә сарылырга? 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи