Журнал «Безнең мирас»

Алинә Хисамиева. Кызыма

Син барыбер, үскәч, минем яннан
Талпынырсың ерак җирләргә.
Чырык-чырык көлүеңне иш(е)теп,
Гашыйк булыр сиңа гөлләр дә!
Бит очларың эзләп, иреннәрем,
Әй, сагыныр нәни чагыңны!
Күңел изүеннән сурәт-сурәт
Хәтер тамар, ялгап таңымны.
Пар атлар да очрар язмышыңда,
Барыр юллар кайчак бик ерак.
Газиз җанның даһи бөртеге син!
Яшә генә! Яшә бик озак!

Хәбәрләрең сирәгәйсә ялгыш,
Өзелермен кебек мең кабат.
Уйларыңны юллар өчен генә
Ярып чыгар иңгә йөз канат.
"Кайттым, әни" дигән сүзең мине
Йолкып алыр төрле сырхаудан.
Соңгы юлга сәфәр киткәндә дә,
Сабый чагың килер яңадан.
Нинди хәлдә, ничә яшьтә генә
Булсам да мин сине көткәндә,
Яшәү учагымның уты синдә,
Син бер тамчым, көеп-кипкәндә.
Челтәрләнеп беткән бәгыремә
Син элерсең, кызым, ак пәрдә!
Сабый чагың әле, күңел генә
Кайчагында үкси җилләрдә
(Шундый уйлар ялгыш килгәндә).
Фото: pixabay

Теги: Алинә Хисамиева Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру