Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кыз күңеле

Кыз күңеле

Ник җырлыйсың димә, шашып-шашып,өр-яңа җыр әле ятладым.Унсигез яшь:минем җырлый торган,минем җырлый торган чакларым.Ник елыйсың димә, ярсып-ярсып,яшьлегемне җуйдым, тапмадым.Егерме яшь:Хәзер елый торг...

Ник җырлыйсың димә, шашып-шашып,
өр-яңа җыр әле ятладым.
Унсигез яшь:
минем җырлый торган,
минем җырлый торган чакларым.
Ник елыйсың димә, ярсып-ярсып,
яшьлегемне җуйдым, тапмадым.
Егерме яшь:
Хәзер елый торган,
хәзер елый торган чакларым.
Ник йөрисең димә, качып-качып,
карашыннан куркам ятларның.
Егерме биш:
инде түзә торган,
инде күнә торган чакларым...
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи