Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кавышулар килер яз булгач

Кавышулар килер яз булгач

Бакчаларга кердем, гөлләр өздем,Гөл бәйләмнәре итеп тeзим дип,Сайрар сандугачтан сорадым мин:Сагынуларга ничек түзим? - дип.Сандугачкай, ахры, аңлады,Кагына-кагына өзелеп сайрады.Өзелеп кенә сайрар са...

Бакчаларга кердем, гөлләр өздем,
Гөл бәйләмнәре итеп тeзим дип,
Сайрар сандугачтан сорадым мин:
Сагынуларга ничек түзим? - дип.
Сандугачкай, ахры, аңлады,
Кагына-кагына өзелеп сайрады.
Өзелеп кенә сайрар сандугачкай
Кайлардан белгән сагыну чарасын.
Инде үзем дә моңлы җырлар белән
Дәвалыймын йөрәгем ярасын.
Бакчаларны ялгыз гизәмен мин,
Җырлый-җырлый гөлләр тезәмен.
Сандугачкай кебек моңлансам да,
Сагыну-сагышларга түзәмен.
Сандугачкай моңнары кирәк лә
Сагышлардан янган йөрәккә.
Язлар килер тагын, кошлар кайтыр,
Кар-буранлы кышлар үтәр дә.
Язлар белән кавышулар килер,
Сабырлыклар бирче көтәргә.
Бакчаларда сайрар сандугач,
Кавышулар килер яз булгач.
Резеда Вәлиева
Фото: pixabay
#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи