Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Хат. (Зәйтүнә туташтан Тукайга)

Хат. (Зәйтүнә туташтан Тукайга)

Өзлексез күк күкри.Һавадакаңгырып кагына ялгыз каз.Сез киткән көннән соңбелмимен:әллә көз урамда, әллә яз.Битәрли күңелне,тыелып,әйтелми калдырган сүзләрем.Мин тагын болыннанСез сөйгәнзәңгәрсу чәчкәлә...

Өзлексез күк күкри.
Һавада
каңгырып кагына ялгыз каз.
Сез киткән көннән соң
белмимен:
әллә көз урамда, әллә яз.
Битәрли күңелне,
тыелып,
әйтелми калдырган сүзләрем.
Мин тагын болыннан
Сез сөйгән
зәңгәрсу чәчкәләр эзләдем.
Исемнән чыгармыйм
рухланып
шигырьләр укыган көннәрне.
Кальбемне шулкадәр
аңлаган
атарга да белмим кемнәрне?!
Төннәрен һавага
карыймын:
бер йолдыз моңлырак барыннан.
Язмыштан никадәр
кыйналып,
күңлегез, аңлыймын, арыган.
Бирәсе иде бит
иртәрәк
җанымнан бер кавым җылымны.
Күп салкын йөрәкләр
өшетеп,
өзделәр шул гомер җырыңны.
"Сөймимен!" - дигәндә
үзгезнең
үзәкләр өзелеп калганын...
Беләмен. Бу-
туры Тукайның
беренче һәм соңгы ялганы!..
Ләйлә Фаяз
Фото: "Сәхнә" журналы
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи