Бу – 13 нче троллейбусның соңгы тукталышы иде. Мыеклы электр тарантасы туктап тагын бер калкынганнан соң гына, эчендәге икеаяклылардан тизрәк котылырга теләп, ишекләрен киереп ачты. Кешеләр, шуны гына көткәндәй, этешә-төртешә, троллейбус карыныннан икешәрләп, өчәрләп чыга башладылар. Иң соңыннан култыгына портфелен кыстырган күзлекле адәм төште.
Ашыгыр җире юк иде бугай, як-ягына каранды да, тукталыш каршындагы бакчага юнәлде. Калганнар, салкынча дымлы көзге һавадан качарга теләп, сөрлегә төшеп, ашыга-кабалана төрлесе төрле якка таралды.
Портфельле адәм, шәрә ботаклы юкәләргә җирәнеп карап, бакча уртасына табарак атлый бирде. Ерактан «Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тормак кеби...»1 дигән сүзләр ишетелгәндәй булды. Бу адәмне бөтенләй кузгатты, ул кем беләндер бәхәсләшкәндәй сөйләнергә тотынды.
– Эт типкесендә яшә имеш тә, генийга әверел, имеш…
Ачуыннан һавага кизәнде.
– Шырпы сабы чаклы гомердә утыз томлык китап чыгарып өлгер, имеш. Әле бит аны язасы да бар. Кулъязмаңны кулыңнан тартып алып бастырырга атлыгучылар булуы да ышандырмый...
Әйтерсең лә күзләре томаланган: юлдагы күлдәвекләргә лыпылдатып баса, чалбар балагыннан юеш пычрак атлаган саен өскәрәк үрмәли.
Менә ул кинәт туктап калды. Башын акрын гына өскә күтәрде. Чама белән ун метр озынлыктагы балбал аны туктатырга тиеш иде... Һәм ул туктады. Аннан алга сөрлегә төшеп юлын дәвам итте. Бер баскыч, ике, өч дүрт... постамент... Ул ташка килеп бәрелгәндә гүя бронза һәйкәлгә җан керде: ябык йөздә көлемсерәү чалымнары шәйләнде. Төрле яктан тавышлар килде:
– Башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый:
Әй җаным, бу кайсы мескиннең башый?2
– Кемнең булсын, бер мөселман башы бу3!..
– Мең пот тәгассыплы, йөзләп гыйнад амбарлы, мең пот сыра парлы4 ...
Шунда берсе ачы итеп көлде дә тавышлар ишетелгән якка җаваплады:
– Ун вагон җәһаләтне, «Мин беләм»ле мең вагонны онытамсы-ы-ыз... Адәм аңын җуйганчы: «Аһ, Садри, аһ Ахун5 !..» – дип йодрык күтәрергә өлгерде һәм... юкка чыкты.
Һәйкәл үз урынында, тирә-ягы буш иде. Бер мәлгә үзгәргән һава элеккеге рәвешенә кайтып тыгызланды, туктап калган вакыт үз агымына кайтты, салкын көзге җил янә үз эшенә кереште, коелган яфракларны Ирек мәйданына таба себереп китте.
***
«Мәскәү номерлары»на урнашканнан соң Тукайның күңеле күтәрелеп, кәефе яхшырыбрак киткән иде. Шуңа күрә нашир Вафа Бәхтияровның идәндә аунап яткан кешегә биргән бәяләмәсен әллә ни ис китмәгән кыяфәт белән тыңлады.
– Безнеңчә түгел, ди...
– Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына. Башны бөксәм – зур җинаятьтер олугъ җан хакъкына6 ...
– Җанга төбәп әйттең, Тукай. Тәнкыйть нигезле булганда гына...
Гимназистларга охшатыбрак киенгән Тукай дигәннәре тәнкыйтьчегә әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
– Куйсана, Кәбир7 …
Аннан елмаеп ахирәтенә эндәште.
– Сүзеңне әйт, Фатих.
Фатих Әмирхан бу бишлекнең уртасында утыра иде. Алдындагы кәгазьне этебрәк куйды да, пенснесын төзәтеп: «Бәрәкалла, хуш киләсез!» – диде.
Бу вакытта идәндә аунап яткан адәм инде торып басып, өс-башын каккалап маташа иде. Чалбар балакларының бот төбенәчә пычрануыннан кәефе бер кырылса, әле шушы көннәрдә генә заказ биреп ясаткан күзлегенең ватылганын күргәч, тынычлыгын тәмам югалтты. Борын эченнән генә: «Бер китап гонорары...» – дип мыгырданды.
Фатих моны эләктереп алды:
– Әфәндем, сүзнең бәһасен бик төшергәнсез, күрәмсең...
– Безләргә сезгә булган илтифат тәтеми шул. Тукай берлә охшашлыгыбыз икебезнең дә мулла баласы булуындадыр. Мин бай мулла баласы, Габдуллаҗан ятим мулла баласы. Әмма белегез, газиз ата-анам кайгыртуыннан башка да хәлем иркен: «Кояш» белән «Аң»да, кирәк икән башка матбагада сүзем тоткарлыксыз басыла.
– Гонорарым башкаларга караганда иң югары ставкада дип тә өстәгез.
– Күрәм, күзәтүчән икәнсез.
Ул арада бүлмә эче зырылдап әйләнергә тотынды. Әле генә аягына баскан адәм, күпме генә егылмаска тырышса да, тигезлеген саклап кала алмады. Ул егылды, әмма гәүдәсе йомшак келәм җәелгән идәнгә барып төшмәде, караңгылыкка очты.
***
– Мин хәзер оҗмах түрендә – бер матур хур иркәли8 ...
Адәм башында әйләнгән бу юллардан үзе дә сискәнеп китте. Саташам ахрысы, юкса бүген банкет-мазар булмады, тамак чылатылмады бугай бит. Ул күзләрен ачкалап-йомгалап кайларда булганын, ниләр эшләгәнен исенә төшерергә тырышты, әмма булдыра алмады.
– Мин кайсы заманда, кайда?..
Ерактан аваз ишетелде. Менә ул якынайды, башта сүзләргә, аннан җөмләләргә әйләнде. Ул моңлы да, хәсрәтле дә иде...
– Йа Ходай! Нигә төрле-төрле кылдың кешеләрне?
Ни сәбәптән соң мин бөтен түбәннәрдән дә түбән?
Ник мине шат итмәдең, ник кайгы юлдашы иттең?
Әллә кайгы диңгезенең башы да, ахыры да миндәме?9
Адәмнең елыйсы килде. Бу сүзләр бит аның хакында, алай гынамы, ул бит аның бәгыреннән чыга... Ул – кайгының башы да, ахыры да!.. Тукта, чү! Ул соң кем? Ни атлы? Кайдан? Кәсебе нәрсә?
Кәсеп, кәсеп... Ул тирә-ягына каранды. Тирә-якта гаскәр кеби тезелеп киткән чыршы-нарат... Бәс, урманчы икән ләбаса, беренче кәсебе! Язучы дигәне дә бар. Хәер, анысы һөнәргә саналмый да бугай. Тәрҗемәче... Аты кем?! Аты?..
Адәм ватык күзлеген бер киде, бер салды, әмма соравына җавап таба алмады. Аның каравы күңелендә моң чишмәләре ерылып китте, ул моңлы мәкам белән ерактан ишетелгән авазның фикерен дәвам итте.
– Дугъмамыш улсам җиһанда, кем белер, улмазды шәб;
Мәнбәгы һәр золмәтең дә бәхтебәдбәхтемдәми10?..
Һе, бу телне халыкка якынайтыр өчен мең кат тоз ашарга кирәк булгандыр мөгаен. Юк, юк, бер кеше эше түгел, дию эше!
Уен теле белән әйтеп бетерергә дә өлгермәде, дөнья тагын зырылдап әйләнергә тотынды. Әллә каян җил чыгып, өермә хасил булды һәм, адәмне җирдән аерып, бөтереп әллә кайларга очыртып китте.
Имеш, Казан өстеннән оча икән. Менә Печән базарын үтте, итче лавкалары өстеннән очканда бер төркем эт атылып чыкты да, нидәндер куркынгандай шыңшып, койрыкларын чәнчеп арба асларына яшеренделәр. Вагоннарга җигелгән атлар да, өермәдән өркепме икән, туктап калдылар. Чү, бу кайсы ел соң?.. Адәм кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады... Ул язмышына буйсынып күзәтүен дәвам итте.
Калды уң якта «Китаплар ханәсе»
Сулда – «Әлислах» идарәханәсе.
Бер сәгать, бер көн вә өч көн киттеләр, –
Зур завод Крестовниковны үттеләр11.
Бу өнме, төшме? Адәм абайлый алмый һич интекте: каршында иске Казан җәйрәп ята лабаса! Әнә Казан, әнә Кабан, әнә ул бөтерелеп күл төбенә төшеп бара.
Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:
Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр;
Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк,
Алты йөз башлы еланнармы кирәк.
Су анасы, – бик явыз, йөзе кара, –
Ел да бер угъланны йә бер кызны ала12.
Берзаман бөтен җиһанны дәһшәт биләп алды. Дөньяны кара сүрү каплады, ут камчысы кыйный башлады. Адәм янә аваз коллыгында калды.
Шул заман, кем, килде Мәскәү гаскәре,
Бу Казанга туп атарга башлады.
Шулвакыт ханнар, вәзирләр качтылар,
Барча малны ушбу күлгә сачтылар13.
Валлаһи, адәмнең күл төбендә җәйрәп яткан алтын-көмештән Һушы китәр иде, вакыты булмады, өермә аны күз ачып йомганчы ниндидер сарай капкасы төбенә китереп салды. Тузанга баткан адәмебез, көч-хәл белән аягына басып, капкага кулын сузды. Ни гаҗәп, капка үзеннән-үзе ике якка ачылып китте.
Мин үлгәнмен икән...
Адәмнең миеннән әнә шул уй сызылып үтте. Үлсә, гәүдәсе булмас иде лә... Ул кулын чеметеп карады, авырткан кебек булды. Гәүдә дә, авырту да иллюзия генәме икән?..
Тукай да!..
Аһ, әйе, ул бит Голәмалар шурасында, Тукай ул иллюзия, чынбарлыкта андый шагыйрь булмаган, дип чыгыш ясаган иде! Бу галәмәтләр шуның тәэсирендә булса кирәк...
Моңарчы күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән бакча аша үткәндә, уеның дөрес юнәлештә булуына тәмам инанды. Аның күз алдында агачлар җанландылар, ботакларына кеше башлы кошлар кунып моңлы сайрап егълаштылар. Ана илә бала, Ак бабай, төркем-төркем яшьләр, и, матурлар, бай баласы, депутатлар, мөхәррирләр, наширләр, кәҗә белән сарыгы, бүресе, карлыгачы, милләтчесе, мөриде – кемнәр генә юк иде монда. Алар күбәү иде, алар үзе бер дөнья иде!
Берзаман яман нәрсә акырды, сур тавышы дип, адәмнең коты очты. Туфан купты, дөнья кубарылды, ул тынганда бакчадагы тереклек сирәгәеп калган иде.
Берәм-сәрәм арасында Шүрәле белән Былтыр, Су анасы шәйләнә иде.
– Инде тешкә тигән каһарманнар...
– Күпсенүең боларын да юк итәр, адәм!
Адәм үз күзенә үзе ышанмады: ничек булгандыр, ул инде таш пулатта, дию каршында утыра иде.
Сүз кешене үтерә... Сүз халыкны юк итә...
Дию – ул мин бит инде...
Адәм тагын караңгылыкка чумды.
***
– Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган...14
Ябык йөзле чандыр гәүдәле кешенең өстенә иелә төшеп әйткән сүзләре аны сискәндереп җибәрде. Юк, юк, ул әле туфрак астында түгел, түгел!..
– Сиңа җеназа чыкмадык әле без, курыкма алай. Әйдә, тор инде, көнне «Әлислах» редакциясенә кереп чыгудан башлап җибәрик.
Редакция бүлмәсе аларны үлем тынлыгы белән каршы алды. Анда зур өстәлдән һәм берничә урындыктан кала берни дә юк иде.
– «Әлислах»ның да хәле шушы бөлгән бай йортыныкыннан әллә ни әйбәт түгел булса кирәк.
– Телең ачы, – диде адәм.
– Минем телем – синең телең.
Алар бер-берсенә сынап карадылар. Берсе – дәү гәүдәле, күлмәгеннән бүлтәеп чыккан корсаклы, чиртсәң, каны чәчрәп чыгарлык тук, икенчесенең теле бар, гәүдәсе юк... Күзәтү икесенең дә кәефен күтәрде булса кирәк, башта кара күзлеклесе авызын ерды, аңа дәү гәүдәлесе иярде.
– Әйдәле, Фатих Әмирханнарга барып килик.
Әлеге дә баягы Кабан күле аша салынган басмадан үттеләр дә, каршыдагы бер өйгә керделәр.
Әмирхан дачасы шушы икән. Өй эчендә адәм гәҗитнең бөтен составы белән танышты. Кичә генә кулына алган сурәт җанланды диярсең, Фатих Әмирхан, Кәбир Бәкер, Якуб Байбурин, Вафа Бәхтияров шау-гөр килеп чәй эчәләр иде.
Тукай аны, мәмләкәтнең зур галиме, дип таныштырды. Фатих Әмирхан янә мөлаем елмаеп: «Бәрәкалла, хуш килгәнсез!» – дип елмайды:
– Сез дә шик зәхмәте илә чирле икән, хәерле булсын!
Аннан Тукайга карап: – Нихәл, Тукай, котлыйм сине, номерга күчеп яши башлау теләгеңә ирешкәнсең икән, бик яхшы булган! – диде.
Адәм үзләрен чәй өстәле янына дәшмәүләренә эчтән сызса да, белгертмәскә тырышты. Әмма юлдашының очлы күзе моны эләктереп алган иде булса кирәк.
– Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «Бал» дибез;
Корсак тулгач милләткә:
– Син аш-сусыз кал, – дибез.15
Шуны гына көткәндәй, өстәл яны янә җанланды.
– Аһ, Тукай, туры Тукай!
– Маңгайга тигерде дияр идем, урынсызрак. Хәер...
Барысы да кунак адәмгә төбәлде.
Фатих Әмирхан янә сүз башлады:
– Иптәшеңне Казан белән таныштыруда кимчелек күрсәтмәсәң кирәк. Беренче нәүбәттә авыл хуҗалыгы промышленносте күргәзмәсенә, икенче нәүбәттә Ташаяк ярминкәсенә һәм дә Казанның бай музеена барып чыгарга тәкъдим итәр идем16.
– Куй, аңа Казан кызык түгел.
– Карасана, әйтергә онытып торам, Семен Ивановичтан сурәтне алып чыктым. Син безне бик оста урнаштыргансың. Ә Гыйльми Шәрәф белән төшкәнегез бөтенләй уш китәрлек булган.
– Ул анда үзе түгел!
Адәм үзенең кычкырып җибәрүен сизми дә калды.
Әмма аңа илтифат итүче булмады. Алай да Тукай адәмнең сөален шәрехләргә булды:
– Шәрәфкә респектабельный Тукай кирәк икән. Сурәткә алучыга солидный һәм тулы гәүдәле итеп сурәтләргә кушкан. Мөгаен, халык күңеленә шушы сурәт уелып калыр. Җаек фотоларының урыны өстәл тартмасындадыр…
– Аһ, Тукай, бер карасаң бер төрле, икенче юлы...
– Санаулы гомерне күңелсез үткәрүдән дә кызганычрак ни-нәрсә юктыр, Фатих...
– Меңгә төрләнсәң дә калебең чиста синең, Габдуллаҗан.
– Кунакны нишләтәбез, табындашлар?
– Нишләтәсең аны, әнә мин булып карасын!
Тукайның шулай дип әйтүе булды, адәм бөтерелә-бөтерелә өcкә күтәрелде. Ул янә караңгылыкка чумды.
Аның аяклары ишек төбендәге бозга каткан, ни талпынса да, куллары ишек бигенә җитми. Зәмһәрир суык ябык гәүдәсен генә түгел, җанын өшетә. Аның бөтен күзәнәге коточкыч газап кичерә.
– Әнә, мин булып карасын!
Миендә мең газапларны аралап шул уй калкып чыкканнан соң гына, адәм үзенең Тукай гомерен кичерүен аңлады.
Капка астыннан үкереп җылый-җылый: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез» дип мәет күтәрүчеләр артыннан йөгерүче дә, үги әбисенең сукрануын күтәрүче дә, Саҗидә апасының җылы кочагында эрүче дә, көзге салкында яланаяк йөрүче, мәдрәсәдә «әл-пи-ти-си»не ятлаган, соңра мулларны «Халык аңламаган телдә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатучылар» дип сүккән, кечкенәдән үк җырчы, «Халкыбызның бутылкалар урманы арасында... кәеф-сафа кылып утырган чакларында да ... рәхәтләнеп [җыр – автор иск.] тыңлаган», авылда, Казанда, Самарда, Уфада, Петербургта эче-тышы туңса да, «Җырлап торам, туган җирем тар булса да» дип язучы, булачакка өмет белән караучы – ул икән бит!
Ниндидер көч аны бер күтәрде, бер төшерде, күтәрелгән-төшкән саен тәне туза-таушала, зиһене үткенләнә барды. Кайвакыт адәм үз калебенә кайтты, ул чакта Тукайны тәнкыйтьләгән шәйләрен кичерде, «Мең кат раст булуына ышандым» дип кычкырмак булса да, авызыннан сүз чыкмады.
Тәмам арып, алҗыган хәлдә дә күңеленнән шигырь юллары агылды:
Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!17
Ул күзләрен йомды. Янында кемнәрдер гәпләшә, аның инде аларда гаме юк. Битенә юеш нәрсә тидерделәр. Күз нурын алалар икән. Юк ла, битлеген икән…
***
Адәм күзләрен ачты, тирә-ягына каранды. Казан шул ук иде. Әнә, һәйкәл каршына 13 троллейбус килеп туктады. Мыеклы электр тарантасы туктап тагын бер калкынганнан соң гына, эчендәге икеаяклылардан тизрәк котылырга теләп, ишекләрен киереп ачты. Кешеләр, шуны гына көткәндәй, этешә-төртешә, троллейбус карыныннан икешәрләп, өчәрләп чыга башладылар.
Салкын җил үзәгенә үтеп өшеткәнгә, адәм гәүдәсен кымшата алмады, һәйкәлгә аркасын сөяп утыра бирде. Үткән-сүткән кешеләргә адәм сөальләр ташлый, тегеләре адымнарын тизләтеп тизрәк үтеп китәргә тырышалар иде.
– Кайчанга чаклы татар... бер-берсенә ук атар?..18
Менә берсе аңа усал карап сукранып үтте.
– Мин дә усал бит... Офтанам, ачуланам һәм каш җыерам дөньяга...19
Тагын берәү үтте. Монысы аңа күз җите белән җирәнеп карады.
– Файдаланыйк киңлектән, ваз кичик мин-минлектән...20
Шунда колагына кемдер пышылдагандай булды:
– Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде...21
– Тука-а-а-й, – дип иңрәде ул, – Тукаа-а-й! – Берлегеңне һәм бөеклегеңне таныйм да мин-минлегемнән ваз кичәм!
Һәйкәл каршына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады.
Тукайга аркасын терәп утырган ватык күзлекле адәмне «эһ» дигәнче күтәреп салдылар да, ашыгып алып китеп тә бардылар. Бу – үзен тукайчы галим дип санаган Вазыйх Фатыйхович иде.
Эш көннәре бер-бер артлы үтә торды. Кафедрада тормыш үз көенә барды. Һәм, ни гаҗәп, адәмне искә алучы, адәм белән кызыксынучы булмады...
30 гыйнвар, 2026 ел.
1 Габдулла Тукай “Шүрәле”.
2 Габдулла Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.
3 Шунда ук.
4 Шул ук әсәрдән.
5 Казан шәһәренең Тукай бакчасындагы Габдулла Тукай һәйкәле авторларыннан берсе.
6 Габдулла Тукай “Ваксынмыйм”.
7 Театр тәнкыйтьчесе Габделкәбир Бәкер.
8 Габдулла Тукай “Бала оҗмахта”.
9 Габдулла Тукай “Сөальләр”.
10 Шунда ук.
11 Габдулла Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.
12 Шунда ук.
13 Шунда ук.
14 Габдулла Тукай «Уянмас йокы”.
15 Габдулла Тукай «Мактанышу” (“Бакырган”нан)
16 Каюм Мостакаев.– “Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан белән күрешү”. – Казан утлары. 1970 ел , 8 нче сан
17 Габдулла Тукай «Хәстә хәле».
18 Габдулла Тукай «Иттифакъ хакында»
19 Габдулла Тукай «Саташкан»
20 Габдулла Тукай «Иттифакъ хакында»
21 Габдулла Тукай «Мәкаләи махсуса»
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала