Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гөлүсә Батталова. ВАТАНЫМА ("СӨЯЛМӘСКӘ" - Казан метросы)

Гөлүсә Батталова. ВАТАНЫМА ("СӨЯЛМӘСКӘ" - Казан метросы)

Сөяләсем килә гаҗиз чакта...Таянасым килә үзеңә!..Хакың юк! дип ысылдыйлар җилләр,Давыл булып суга теземә.⠀Ышанасым килә кодрәтеңә -Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдәКардәш җа...

Сөяләсем килә гаҗиз чакта...
Таянасым килә үзеңә!..
Хакың юк! дип ысылдыйлар җилләр,
Давыл булып суга теземә.
Ышанасым килә кодрәтеңә -
Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.
Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдә
Кардәш җанны тапмый йөдәдем.

Җилдерәсем килә юргаларда
Нугай җилен юри үчекләп!
Дәһшәтеңнән чыгып качсын иде
Кала нигезеннән көчекләр.

Табыласым килә хыялымның
Синдә чынга ашкан төшендә.
Тәндә каным ничә гасырлык соң,
Әле һаман шом бар эчемдә.

Сөялмәскә! Үрә басып миндә
Карусызлык шыта шым гына.
Манарадан аска карап торам -
Чынбарлыгым каба тыныма.

Баш июдән тыям үз-үземне,
Язма димен, берүк акылдан.
Тезләнергә хакым булмаса да,
Таянырга сиңа хакым бар!
Хакым бар!
09.10.2019
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи