Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

«Кайсы кояш ягымлырак булды?»

«Кайсы кояш ягымлырак булды?»

Бәхет эзләп, миннән китеп бардың.Юлларыңны томан каплады.Кайсы кояш ягымлырак булды?Кайсы гүзәл исемең ятлады?Сөю эзләп миннән китеп бардың.Юлларыңда җилләр уйнады.Сине сагынып дәшкән сүзләремнеКөзге...

Бәхет эзләп, миннән китеп бардың.
Юлларыңны томан каплады.
Кайсы кояш ягымлырак булды?
Кайсы гүзәл исемең ятлады?
Сөю эзләп миннән китеп бардың.
Юлларыңда җилләр уйнады.
Сине сагынып дәшкән сүзләремне
Көзге яңгыр гына тыңлады...
Җылы эзләп янә миңа кайттың.
Юлларыңа көтмә ак җәймә!
Чигәләрдә – ак чал, ә күңелдә
Башка йолдыз яна... Бигайбә!
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи