Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Болыннарга чыккач

Болыннарга чыккач

Болыннарга чыккач җырлыйсыңдырТургай сайравына кушылып... -«Көйгә салып, сине сагынмам» дипТәүбә итүләрең шушымы?Болыннарга чыккач уйлыйсыңдырТиңләп мине ялгыз каенга;Үзем генә түгел, сөюем барБирешмә...




Болыннарга чыккач җырлыйсыңдыр
Тургай сайравына кушылып... -
«Көйгә салып, сине сагынмам» дип
Тәүбә итүләрең шушымы?


Болыннарга чыккач уйлыйсыңдыр
Тиңләп мине ялгыз каенга;
Үзем генә түгел, сөюем бар
Бирешмәслек сагыш-кайгыга.


Болыннарга чыккач, чәчәкләрне
Кочагыңа сөеп җыйганда,
Аптырама, күз яшенә түгел,
Чык суына алар чыланган.


Болыннарга чыккач, җырларыңны
Ишетә калсам, Ходай, бир түзем;
...Мəңгелеккә сине моңлы иткән
Үзем ич мин, бары мин үзем!





Илдус Диндаров
Фото: pixabay
#Илдус Диндаров #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи