Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Бер йолдызым күктән югалса..."

"Бер йолдызым күктән югалса..."

"Оныткандыр", − диеп уйлыйсыңдыр,Дәшмәвең дә, бәлки, шуңадыр...Сагынып җырлаганны белмисеңдер.Күңелеңә сагыш тулгандыр...Мин бик горур, ә син миннән ныграк,Мин − тискәре, ә син − үҗәтрәк...Бу чакларны...

"Оныткандыр", − диеп уйлыйсыңдыр,
Дәшмәвең дә, бәлки, шуңадыр...
Сагынып җырлаганны белмисеңдер.
Күңелеңә сагыш тулгандыр...
Мин бик горур, ә син миннән ныграк,
Мин − тискәре, ә син − үҗәтрәк...
Бу чакларны әле сагынырбыз,
Үкенербез гомер үтәрәк...
Исеңдәдер талгын Казансуда
Яр буенда аккош йөзгәне?
Күзләреңнән шул кич аңладым мин
Әйтә алмый калган сүзләрне...
Горур идең, эчкә яшердең дә
Өметләрең, якты уйларың,
Берни дәшми юкка чыктың кинәт.
Яңгыр гына ярсып дулады...
Онытмадым! Дәш син. Син − беренче.
Кыюларга тормыш юл ача...
Моңсу булып калыр якты дөнья
Бер йолдызым күктән югалса...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay
#Халисә Ширмән #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи