Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Белмисең...

Белмисең...

Син болыт артында кояшныКүрмәдең... Еладың илереп.Ә туфрак яңгырга сусады -Офыкка карады тилмереп.Дым... диде кипшергән иреннәр,Дөньяның сусыны басылсын!Ә синең күңелдә бер теләк -Кояшым болытсыз баес...

Син болыт артында кояшны
Күрмәдең... Еладың илереп.
Ә туфрак яңгырга сусады -
Офыкка карады тилмереп.
Дым... диде кипшергән иреннәр,
Дөньяның сусыны басылсын!
Ә синең күңелдә бер теләк -
Кояшым болытсыз баесын!
Яратмыйм, яратмыйм болытны! -
Күкләрдә үзсүзле авазың...
Син әле белмисең догаңның
Ут булып җаныңа явасын.
Син әле белмисең... бер йотым
Су диеп үлгәннәр газабын.
Син әле белмисең... тәкъдирнең
Кемнәргә ниләрне язганын.
Белмисең - Күкләрнең әфсенен,
Җиреңнең хикмәтле догасын.
Кояшка табынган сукырның
Ни табып, ниләрне җуясын.
Болыт дип куркынган күзләргә
Кыямәт күренсә, гаҗәпме?
Адашкан җаннарны көл итеп
Күкләрең кайтарыр әҗәтне.
Син әле белмисең...
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи