Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әллә ялгыштык микән?

Әллә ялгыштык микән?

Кичләр килде сүрелеп,Гөлләр өздем үрелеп.Сиңа əйтер сүзем калдыШул гөлләргә төрелеп.Җәйге кич тып-тын иде,Тирә-юнь гел моң иде.Әйтер сүземне әйтергәСоң, дидем шул, соң инде.Син дә бик моңсу идең,Боегы...




Кичләр килде сүрелеп,
Гөлләр өздем үрелеп.
Сиңа əйтер сүзем калды
Шул гөлләргә төрелеп.


Җәйге кич тып-тын иде,
Тирә-юнь гел моң иде.
Әйтер сүземне әйтергә
Соң, дидем шул, соң инде.


Син дә бик моңсу идең,
Боегып башың идең.
- Үпкәләмә, очрашырга
Соң шул инде, соң, — дидем.


Кәккүк тавышын тыңлый-тыңлый
Су буйларын урадык.
Җәйге кичнең моңсулыгын
Аерылуга юрадык.


Шундый кичне, елый-елый,
Нигә аерылыштык икән,
Очырашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?


Иртәгесен чыклар төште
Яраткан гөлләремә,
Күзләреңнең моңсулыгы
Калды гомерләремә.



Резеда Вәлиева
Фото: pixabay

#Резеда Вәлиева #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи