Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Әллә нәрсә булды миңа язда"

Кыйгач-кыйгач кошлар очып үтте,Кайтулары туган яккадыр.Бәлки, ярсуларым юкка гына,Яну-көюләрем юккадыр.Әллә нәрсә булды миңа язда -Чәчәк чагым, алма чакларым.Аклык иңде бугай күңелемәАклыгыннан алмага...

Кыйгач-кыйгач кошлар очып үтте,
Кайтулары туган яккадыр.
Бәлки, ярсуларым юкка гына,
Яну-көюләрем юккадыр.
Әллә нәрсә булды миңа язда -
Чәчәк чагым, алма чакларым.
Аклык иңде бугай күңелемә
Аклыгыннан алмагачларның.
Борылышта бәхет көтеп тора, -
Мин сулышын аның сизенәм.
Шундый хисләр татыр идеммени,
Син булмасаң әгәр, бергенәм.
Әллә нәрсә булды миңа язда -
Чәчәк чагым, алма чакларым.
Аклык иңде бугай күңелемә
Аклыгыннан алмагачларның.
Кулларымны ал син кулларыңа, -
Бәхетләргә каршы йөгерик.
Икәү генә бары, икәү генә
Чын сөюнең тәмен без белик.
Әллә нәрсә булды миңа язда -
Чәчәк чагым, алма чакларым.
Аклык иңде бугай күңелемә
Аклыгыннан алмагачларның.
Шәмсия Җиһангирова
Фото: pixabay
#Шәмсия Җиһангирова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи