Журнал «Безнең мирас»

Илаһият темасына мөрәҗәгать итү – кирәкле гамәл

Сүземне төрки галәмгә билгеле галим Марсель Бакировның мәкаләсеннән бер өзек китерүдән башлыйм әле: «...б.э.к II йөздә Кытайда император У-ди тарафыннан музыкаль палата төзелә. Аны төзүгә “элекке заманнарда акыллы хөкемдарлар-идарәчеләр халыкның кәефен, рухи халәтен чагылдырган җырларына карап билгеләгәннәр һәм шуларга таянып идарә иткәннәр” дигән риваять сәбәп була» (Бакиров М. Һунгуннарның поэтик сүз сәнгате // Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. I том. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014). Ягъни, иң борынгы заманнардан зирәклек осталары булып танылган кытайлар халыкның ни уйлавын, сулышын белдерә торган җырларга игътибарлы гына түгел, аның психологиясын белдерүче күрсәткеч итеп караган. Әйе, бүгенге татар эстрадасын ишетсәләр ул акыл ияләре аптырап калыр иде. Ярар, монысы сүз уңаеннан, фикер исә болай: җыр, музыка – сәнгатьнең рухи халәтне белдерә торган бер өлеше. Әдәбият, шул ук сәнгать өлкәсе һәм сүзебез шул хакта.

 

Әдәбият элек-электән кеше аңына тәэсир итүче көчле тәрбияви чара саналган. Аксакал галим Мәсгуд ага Гайнетдинов бик хаклы рәвештә борынгы шагыйрьләр Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Харәзмиләрнең иҗатларын, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның, безнең көннәргә якынрак торган Каюм Насыйриларның иҗат-эшчәнлекләрен тарихи-иҗтимагый җирлек белән бәйләп карый һәм бәя бирә. Әлбәттә, интернет, кино сәнгате, телевидение матур әдәбиятны кысрыклап, аны укучылар даирәсен бик тарайтса да, уйлый-фикерли, укый белүчеләр дә сакланып калды әле.

 

Әгәр, бүген, үзен «әдәби-әфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал» дип игълан иткән «Казан утлары» каләм тибрәтүчеләрнең язылган әсәрләрен укучыларга җиткерүче бердәнбер басма (ә ул, кызганыч ки, чыннан да шулай) дип алабыз икән, димәк, ул әдәбиятыбызның йөзен, кыйбласын, идея йөген билгеләүче булып чыга. Ләкин журнал үзе иҗат итми, яңа әсәрләр язмый, ул үзенә килгәннәрне дөньяга чыгаручы гына һәм шул рәвешле әдәби даирәнең, милләтнең сулышын, ни-нәрсә белән яшәвен, бүгенге көндә нинди кыйммәтләрне алга куювын күрсәтүче.

 

Бу ноктадан караганда журналның соңгы ел саннарында күренә башлаган дин-шәригатькә караган әсәрләр әдипләребезнең әлеге темага игътибар итә башлаулары хакында сөйли. Татарстан Язучылар берлегенең 2023 елга хисап җыелышында прозага күзәтү ясаган докладымда мин шул темага мөрәҗәгать итеп язган Рәҗәп Бәдретдиновның «Намазлыксыз намаз»ын «яңа сүз» дип бәяләгәнмен һәм «Татарның ислам белән көчле икәнлеген, халыкның күрсәтмә түгел, ә чын әхлакка тартылуын тормыш закончалыкларына нигезләнеп сурәтли торган хикәя» дип күрсәткәнмен.

 

Дин – халык тормышында зур әһәмияткә ия күренеш. Кол Гали тарафыннан иҗат ителеп, татар язма әдәбиятының чишмә башы саналган «Кыйссаи Йосыф» әсәре дә, Коръән сюжетына нигезләнгән. Галим Хатип Миңнегулов, гомумән, «Гарәп классик әдәбиятының иң бөек ядкяре хисапланган – Коръән, андагы фикер, сюжет-мотивлар, кагыйдә буларак, һәр әдипне диярлек иҗатта азыкландырган, тукландырган», – дип күрсәтә. Казан ханлыгы егылганнан соң да татарлар рус самодержавиясенең сәясәтенә төп киртә итеп Ислам динен куя һәм шул рәвешле туган телне, гореф-гадәтләрне, язма әдәбиятны саклап калуга ирешә.

 

Кызганыч, 1917 елның октябрь зәлзиләсеннән соң илдә атеизм алга сөрелә һәм аксакал әдип Рабит Батулла әйтмешли, «Коммунистлар “Алла юк” дип игълан иттеләр дә, 70 ел буе үзләре юк дигән нәрсәгә каршы көрәштеләр». Соңгы елларда, Аллаһка шөкер, дингә мөнәсәбәт үзгәрде, мәчетләр калкып чыкты, үзебезнең җирлектә дин белгечләрен әзерли торган мәдрәсәләр эшли башлады һәм инде, әлбәттә, әдәбият та, югарыда билгеләгәнчә, битараф кала алмый.

 

Белмим, әллә яңа тема булганга, әллә аңлап бетермәүдән, бәлки мәсьәләгә берьяклы гына караганлыктан, чама югалтып, проблеманың асылын аңламау, каш ясыйм дип күз чыгару кебек күренешләр очрый.

 

Җәмәгать, әйдәгез фикер аңлаешлырак булсын өчен мисаллар китерим әле.

 

XIX гасырның икенче яртысында мәгърифәтчелек әдәбияты формалаша һәм аның күренекле вәкиле Фатих Кәрими, кадими мәдрәсә шәкертләренең бер нәрсәгә дә ярамаганлыгын күрсәтү өчен «Студент илә шәкерт» хикәясендә Петербург университетының Көнчыгыш факультеты студенты белән безнең җирлек шәкертен чагыштыра. Хикәяләү автор тарафыннан алып барыла. Менә бер өзек (озынрак булса да гафу итәрсез):

 

«– Студент белән сөхбәтегез (әңгәмә, сөйләшү), ахырында, ничек булып калды? – дип сорадым.

 

Пишкадәм (кадими, мәдрәсә аспиранты):

 

– Ничек булсын, андаен кешеләрне аптырату безнең өчен бер нәрсә түгел бит: мин нәхүдән (синтаксис), мәхдүм абзый да фикъһедән (ислам юриспруденциясы) берәр сүз сораган идек, һичбер җавап бирә алмады. Тукталды калды, – диде.

 

– Ниндәен сүз сорадыгыз? – дидем.

 

Пишкадәм:

 

– ...Мәхдүм абзый бер коега тычкан төшсә, ничә чиләк су түгәргә кирәк булганын сораган идек: «Минем эшем бар, җитәр инде», дип торып китте, – диде».

 

Һәм менә бүгенге әдәбият – Ришат Курамшинның «Казан утлары» журналының 2025 елның 3нче санында чыккан «Соңгы сынау» хикәясеннән:

 

«Университетның IV курсында укып йөргәндә кызлары Тәсминә бер егет белән аралашуын, алай гына да түгел – егетнең гаилә корырга җитди нияте барлыгын әйтте. Каршы килмәделәр: “Алып кайт, танышып, сөйләшеп карыйк”, – диделәр. Кайттылар. Ләкин Нургали төс-кыяфәте ярыйсы күркәм булган егеттә масаю һәм мин-минлек сыйфатлары барлыгына игътибар итә. Каян башына килгәндер, чәй табыны алдында ул, егетне аптырашта калдырып: «Син “Кунут” догасын беләсеңме?» – дип сорап куя. Тегесе “юк” дигәч: «У-у, “Кунут”ны белмәгәч, син витр-вәҗеб намазын укымыйсың, димәк шулай булгач, көндәлек намазларың да юк инде синең. Ә намаз укымаган кешегә без кызны бирә алмыйбыз», – дип, төп мәсьәләгә нокта куя».

 

Мин генә күрәмме коега тычкан төшкәннән соң ничә чиләк су чыгарырга кирәклеген зур гыйлем санаган надан кадими мәдрәсә шәкерте белән «Кунут» догасын белүне кешегә төп критерий иткән карт арасындагы охшашлыкны? Әгәр Фатих Кәрими югарыда китерелгән эпизодны наданлыкны тәнкыйть итәр өчен файдаланса, Ришат Курамшинның герое үзе белгән әйберне башка берәүнең белмәвендә гаепли. «Кунут» догасын белү-белмәү аркылы гына кешене бәяләү артык берьяклы түгелме? Укучы, син беләсеңме? Университет, институтларда укучылар, фән кандидатлары, фән докторлары, югары дәрәҗә биләгән җитәкчеләр, бизнесменннар арасында күпме алар?

 

Ярар, килешик, ата кеше кияү итеп дини кешене күрергә тели, ди. Әмма монда эш башкада бугай. Өзеккә игътибар иттегезме, картка егеттә мин-минлек, масаю кебек сыйфатлар бар кебек тоела һәм ул баш тарту юлларын эзли. Һәм билгеле бер доганы белмәүне сәбәп итеп ала, монда егетнең иманлы булу-булмавы икенче планда кала, кызның хисләре, теләге бөтенләй исәпкә алынмый.

 

Алга таба вакыйгалар әдип ихтыярына буйсынып агамы, кыз үткен буламы, ул намазлы кияү таба. Германиядән. Һәм бабай, алман җирендә яшәүче Газиз исемле егеткә кызын биреп җибәрә. Чит илгә. Оныкларның үскәне, теле ачылганы, тәпи киткәнен дә күрмәячәк инде алар. Үзләре дә, аралашмагач, оныкларга күңел җылысын бирүче якын кеше була алмаячак, ә кайдадыр яшәүче әби белән бабай факты гына булып калачаклар. Кияү белән кыз да үзебезнең җиргә түгел, чит милләткә хезмәт итә.

 

XX йөз башында «Дин вә әдәп», «Дин вә мәгыйшәть» дигән газеталар чыгарылган, ягъни зыялыларыбыз динне әдәп белән тәңгәлләштереп караган. Әйе, Ислам кагыйдаләре иманлы, тәртипле, тәүфыйклы, әхлаклы булырга өйрәтә һәм бу ноктадан караганда «Соңгы сынау» хикәясе геройларының намуслы яшәеш алып барулары табигый хәл. Ләкин, автор күркәм кеше тудырырга тырышып «ал буяуларны» мулрак куллана һәм нәтиҗәдә үз холкы, үз йөзе, уңай һәм тискәре яклары булган шәхес урынына стенадагы портреттан сикереп төшкән образлар килеп чыга. Нинди генә яхшы булмасын кеше, аңа көн итәргә кирәк, шул процесста аның дөньяга карашы формалаша һәм ул һәрвакыт әйләнә-тирәдәгеләр фикере белән туры килә дигән сүз түгел.

 

Хикәянең бик матур өлеше дә бар, бу – Аллаһ кануннары белән яшәгәннәрнең башка дөньяга күчкәч искиткеч гүзәл, күркәм урынга эләгүләрен һәм Иблис котыртуының катгый логикага буйсындырылып хәтта калебе белән Илаһ юлында булганнарның да бер мизгелгә югалып, икеләнеп калуларын күрсәтү. Зур урын алып тормаса да яктылык һәм кара көчнең тасвирланышы тәэсирле һәм ышандырырлык бирелгән.

 

Нәтиҗә ясап әйтәсе килә: әдипләрнең, бердән, Илаһият темасына мөрәҗәгать итүләре сөенечле күренеш һәм бик тә кирәкле гамәл. Әмма, бу юнәлеш әле яңа булганлыктан, аңа мөрәҗәгать итүчеләр дә дөньяви әсәрләре белән халык арасында ат алган әдипләр түгел, профессиональ руханилар, шуңа күрә мөгаен, әсәрнең идея-тематик йөген билгеләгәндә, образлар тудыруда беркадәр мәгърифәтчеләргә хас булган тенденциозлык урын аладыр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру