Борынгы заманнарда Җөри авылына (риваятьләр буенча Теләче ягындагы) килгән кешеләр яхшырак урын, бәхет эзләп, шушы җирләргә килеп урнашканнар. Аңа Казан ханлыгы яулап алынгач нигез салынган дигән фараз да бар. Шунлыктан яңа авылның исеме дә Җөри дип аталган. Риваятьләргә караганда, Җөри авылы – бик борынгы болгар-татар авылы. Борынгы зират инде онытылган, ул Түбән Шүләнгер авылы очында булган. Хәзер анда кешеләр йортлар салган. Баз казыганда кеше сөякләре чыгып, аны хәзерге зиратка илтеп күмгәннәр. Афанасьевлар ишегалдында – болгар чоры ук очы, ә Даниловлар бакчасында шул ук чор акчасы табылган. Җөри авылының истәлекләргә бай, үзенә генә хас урыннары күп. Алар турында авыл халкы төрле риваятьләр чыгарган. Чит җирләргә бәхет эзләп чыгып киткәннәр аның улактан-улакка сикереп аккан, күпме эчсәң дә, салкын тидермичә хәл кертә торган, зәм-зәм суыдай шифалы чишмә суын сагынып кайткан. Инеш буенда үскән бөдрә талларда сайрашкан кошлар моңын тыңлау, һәр уентыгында кояшта ялтырап сикереп уйнаган кызылканатларга карап утыру – үзе бер хозурлык.