Тырлау аланының серләре
Борынгы заманнарда Җөри авылына (риваятьләр буенча Теләче ягындагы) килгән кешеләр яхшырак урын, бәхет эзләп, шушы җирләргә килеп урнашканнар. Аңа Казан ханлыгы яулап алынгач нигез салынган дигән фараз да бар. Шунлыктан яңа авылның исеме дә Җөри дип аталган. Риваятьләргә караганда, Җөри авылы – бик борынгы болгар-татар авылы. Борынгы зират инде онытылган, ул Түбән Шүләнгер авылы очында булган. Хәзер анда кешеләр йортлар салган. Баз казыганда кеше сөякләре чыгып, аны хәзерге зиратка илтеп күмгәннәр. Афанасьевлар ишегалдында – болгар чоры ук очы, ә Даниловлар бакчасында шул ук чор акчасы табылган. Җөри авылының истәлекләргә бай, үзенә генә хас урыннары күп. Алар турында авыл халкы төрле риваятьләр чыгарган. Чит җирләргә бәхет эзләп чыгып киткәннәр аның улактан-улакка сикереп аккан, күпме эчсәң дә, салкын тидермичә хәл кертә торган, зәм-зәм суыдай шифалы чишмә суын сагынып кайткан. Инеш буенда үскән бөдрә талларда сайрашкан кошлар моңын тыңлау, һәр уентыгында кояшта ялтырап сикереп уйнаган кызылканатларга карап утыру – үзе бер хозурлык.
Авылыбызның матурлыгына кабатланмас ямь, шатлык өстәп торучы истәлекле урын – биек Калатау һәм аның Пугачёв явына (1773-1775) бәйле олы, гыйбрәтле тарихы. Бу тау-кальга элек саклагыч ролен үтәгән. Калатауда һәм Келәүшнең куе урманнарында баш күтәрүче крестьяннары белән яшеренгән Е.Пугачёвның иң батыр полковнигы Бәхтияр Канкаев көтмәгәндә генә патшаның җәза бирү отрядларына күп тапкырлар уңышлы гына һөҗүмнәр оештырган. Пугачёв кулга алынгач та, һөҗүм итүләр тиз генә туктамаган әле, крестьяннарның ирек даулавы шулай көчле булган. Әмма 1774 елның 27 июлендә Җөри янында узган каты сугышта Б.Канкаев җиңелгән.
Авылда тагын иң биек тауларның берсе булып Сәрдә тавы тора. Элек анда сәрдә үләне бик күп үскән. Шуның өчен дә аны Сәрдә тавы дип йөртә башлаганнар. Кала тау астында, басу белән таулар арасында, Ишем күле дип аталучы елга бар. Элек безнең авылда Ишем исемле карт яшәгән. Елга арасындагы сулыкны бу карт гел карап торган: киндер, мунчалалык юкә кабыгы салып, суны бөяп торган, чүп-чардан чистарткан. Шулай итеп ул сулыкны саклап калган. Ә бу урын шул карт истәлегенә Ишем күле дип атала башлаган. Авылыбызның бер ягында таулар булса, икенче ягында – урман. Аны Кара урман дип тә йөртәләр. Кара, чөнки элек ул бик куе һәм төрле ерткыч җәнлекләр яшәгән урман булган. Урман биегрәк җиргә урнашкан.
Тау астыннан халык яраткан һәм үз иткән, иң изге, иң кадерле җирләренең берсендә Тәпи чишмәсе дип аталучы кечкенә генә чишмә ага. Аның чишмәсенең исеме кайдан килеп чыккан соң? Безнең көннәргә килеп җиткән риваять буенча, борынгы әби-бабаларыбыз яшәгән чорда аягы авыртудан җәфа чиккән баласын әнисе шушы чишмә суында юа торган була һәм, ни гаҗәп, савыгып-терелеп, бала аягына баса. Менә шуннан соң ул Тәпи чишмәсе дип исемләнеп, әле бүгенге көннәрдә дә күз карашын иркәләп тора.
Чишмә кырында бер кечкенә елга бар. Аның исеме – Аю елгасы, чөнки андагы урманда элек аюлар күп булган. Авыл халкы, алардан шүрләп, урманга барырга да курыккан. Шуңа күрә дә ул Аю елгасы дип йөртелә башлаган.
Тырлау елгасы. Биек тау башларында урнашкан басу-кырлардан икмәк һәм салам ташулар, урманнан утын алып кайтулар да куе урман эченнән башланган тирән һәм текә ярлы озын елга буенча барган. Олау йөртүче ир-атлар йөк төялгән арбалы атларын тау төшкәндә гел, «тыр-р-р», «тыр-р-р», дип тыя торган булган. Шуңа күрә елганы – Тырлау елгасы, ә аның түбән башындагы аланны Тырлау аланы дип атап йөртә башлаганнар. Соңгы елларда бу аланда матур итеп керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үткәрелә. Аның үзенең аерым тарихы бар. Авылыбызны икегә бүлеп, Лыя суы ага. Җәй көне елгада бала-чага чыр-чу килеп су коена. Элек бу елганы бөяп, тегермәннәр корганнар. Шүләнгер белән ике арада суның тирәнлеге дилбегә буена кадәр җиткән. Электр тегермәннәре төзи башлагач, аны бөяү тукталган. Бездә буаны «бөя» дип сөйләү элеккедән килгән. Ул инде хәзер бик сай һәм анда балыклар да күп түгел.
Элек аның бик тирән, бөтерчекле урыны булган. Аны Убырлы тугай дип йөрткәннәр. Югары очта, инешнең икенче ягында бер аланлык бар. Аны бөтен кеше Кәҗә аланы дип йөртә. Элек ул урында кәбестә бакчасы булган. Ул бакчага кәҗәләр кереп йөдәткәннәр. Шуның өчен дә ул Кәҗә аланы дигән исем алган.
"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.33-34.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА