Хөсни, кар яуган! Хөсниҗантәйнең колагы бераз начар ишетә иде. Шуңа күрә авылдашлар аңа һәрвакыт кычкырыбрак сөйлиләр. Ул, артык кычкырып сөйләгәннәреннән туя идеме икән, йә үзенең кимчелеген күрсәтмәскә теләгәнме, кеше сөйли башлагач ук: «Ишеттем, ишеттем!» – дип әйтә. Бер көн иртән җиргә беренче кар төшкәч, күршесе кергән дә: «Хөсни, кар яуган, күрдеңме?» – дигән. Хөсни, гадәте буенча тизрәк әйтеп салган: «Ишеттем, ишеттем!» Шуннан бирле, авылда беренче кар яугач, кешеләр бер-берсенә: «Хөсни, кар яуган!» – диләр. «Ишеттем, ишеттем!» – дип җавап бирергә кирәк.