Журнал «Безнең мирас»

Нарат авылы (Әгерҗе районы) мәзәкләре

🏷 Admin

Хөсни, кар яуган!

 

Хөсниҗантәйнең колагы бераз начар ишетә иде. Шуңа күрә авылдашлар аңа һәрвакыт кычкырыбрак сөйлиләр. Ул, артык кычкырып сөйләгәннәреннән туя идеме икән, йә үзенең кимчелеген күрсәтмәскә теләгәнме, кеше сөйли башлагач ук: «Ишеттем, ишеттем!» – дип әйтә. Бер көн иртән җиргә беренче кар төшкәч, күршесе кергән дә: «Хөсни, кар яуган, күрдеңме?» – дигән. Хөсни, гадәте буенча тизрәк әйтеп салган: «Ишеттем, ишеттем!»

 

Шуннан бирле, авылда беренче кар яугач, кешеләр бер-берсенә: «Хөсни, кар яуган!» – диләр. «Ишеттем, ишеттем!» – дип җавап бирергә кирәк.

 

Колхоз тарала микән?

 

Колхоз оешу еллары. Касай авылында ярлы Кәрәми Шәймәрданов колхозга кермәгән, чөнки шакмаклап җир бүлгәндә, аңа иң читтән, начар җир биргәннәр. Ул тапкыр кеше булган: «Четырнадцатая клетка, овес будет редко. Гречиха будет густо, зерно будет пусто», – дип кул селтәгән.

 

Колхоз турында шигырь чыгарган (безнең якта «д» авазын «з» дип әйтү гадәте бар):

 

«Совет казала микән,

Колхоз тарала микән,

Рәшитовка чалбар килгән,

Түләп алала микән?»

 

Бу җыр турында хәбәр районга барып җиткән. Район уполномоченные белән колхоз рәисе Нәҗип Рәшитов, Кәрәмине идарәгә чакырып: «Син нигә Советка каршы коткы таратасың?» – дип сорау алганнар.

 

Кәрәми, башын җүләргә салып: «Нишләп Советка каршы булсын ул җыр? Сез аны дөрес аңламагансыз, иптәшләр, – дигән. Һәм аңлатып биргән: – Ул бит болай. Совет казала микән түгел, каз ала микән, ягъни Авыл Советы каз сатып ала микән дигән мәгънәдә, колхоз тарала түгел, тары ала микән? Чалбар турында да Рәшитов өчен кайгырып әйтүем...»

 

Җырны болай шәрехләүдән район уполномоченные бернинди дә гаеп таба алмый кайтып китә.

 

 

Үпкәләтәсем килмәде

 

Узган гасырның илленче еллар азагы. Колхоз җыелышында Гали Пүчинкәсе авылы кешесе – колхозчы Хисами Әхмәтовның көпә-көндез, эш көнендә колхоз аты белән үзенә утын ташуын тикшерәләр. Сәбәбен сорыйлар.

 

– Колхоз рәисе миңа саламга барырга кушты, завферма Ибраев фермадан тирес түгәргә әмер бирде. Ә мин бит берәү генә, атым да – берәү. Кая барыйм? Берсе кушканны эшләсәм, икенчесе үпкәләр дип уйладым да, үземә утынга киттем, – дип аклана Хисами абзый.

 

 

Мин дә туйга килдем, карт

 

Гыйззәт белән Маһиҗанны туйга чакырганнар. Бик хәерче заманнар, хатынның күлмәге берәү генә. Ә туйга кешеләр киенеп-ясанып, яңарак күлмәкләрдән килергә тырыша. Хатын бик күңелсезләнеп өйдә калган. Ире киткән туйга, барып бераз утыргач, күрә: кинәт яңа күлмәктән хатыны килеп кермәсенме! Маһиҗан тиз генә ире янәшәсенә килеп утырган да, кеше аңламасын өчен:

 

«Мин дә туйга килдем, карт,

Алдын артка кидем, карт», –

 

дип көйләп биргән.

 

 

«Үтүт!» ит әле

 

Хәдичәттәй ахирәтләрен чәй эчәргә чакырган. Ул чакта чәйгә кытлык еллар иде. Шуңа күрә самавырдан чәшкегә су агыза да, чәйнектән чәйне әз генә, бераз тамызып кына ала икән. Ә үзенә салганда чәйнекне «ялгыш кына» ныграк авыштыра да: «Үтүт! Күбрәк китте әле бу», – дип куйган була. Моны күреп утырган бер кунак, түзми, әйтеп куя:

 

– Хәдичәттәй, миңа да «үтүт!» ит әле!

 

 

Үзеннән сорыйк

 

Камал әби песие, күршеләре Рәсимә ишегалдына кереп, аларның чебиләрен тоту кәсебенә керешә. Моны күреп җен ачуы чыккан Рәсимә Камалга йөгереп керә...

 

– Камалтәй, тый бу песәеңне бәреп үтергәнче, күпме чебиемне әрәм итте, – дип тузына башлый.

 

Камалтәй, артистлар кебек, ашыкмыйча, бик матур итеп сөйли белә иде. Ул бик җитди кыяфәт белән:

 

– Туктале, Рәсимә, ашыкмале, әйдә, песәйнең үзеннән сораек, – ди.

 

Рәсимә аптырап кала. Ул да булмый, Камалтәй, мич башында утырган песие янына килеп: «Песәй, әйт әле, син Рәсимә апаңнарның чебиен ашадыңмы?» – дип сорый. Песи тын гына мияулап куя. Камал, борылып:

 

– Менә бит, Рәсимә, үзең дә ишеттең: ашамадым, дип әйтә бит! – ди.

 

Бу тамашадан шаккатып телсез калган Рәсимә, ни көләргә, ни еларга белми, кул селтәп чыгып китә. 

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.112-113.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру