Каюм Насыйри шәкертләре
Каюм Насыйри «иҗтиһадының иң олысы» – «Коръән ачкычы»н төзү
«Бу көндә нинди китап язып мәшгуль буласыз? – дип сорагач, утырган диванының бер башыннан көрпәсен (утырганда җәя торган җәймә) кайтарып, 750 сәхифәле (битле), яңа кәгазьле, тышсыз кулъязма бер китап чыгарды вә, сүзендә дәвам итеп:
– Буңа әле исем куйганым юк. Буның илә Коръән Кәримнең һәр аятен вә һәр кәлимәсен табып булачак. ИншәАллаһ, тиз тәмам булыр һәм озакламый басылып та чыгар», – диде.
Менә шундый хатирә калдыра 1902 елны Каюм Насыйри янына килгән шәкерт Нәсретдин әл-Хуҗаши. Бу истәлеген ул «Шура» журналының 1912 елгы 24 нче санында бастыра.
Ул әлеге китапның акка күчерелеп, бик гүзәл каләм язылган икәнен әйтеп үтә. Алып карарга нияте булса да, кыюлык җитмәгәнгә, арусынмый.
Гүзәл сәхифәле кулъязма – Каюм Насыйри «иҗтиһадының иң олысы» музей җитәкчесе Раушания Фаил кызы Шәфигуллина ярдәме белән табыла һәм 2015 елда нәшер ителә. 1886 елның 13 декабрендә тәмамланган китап Казан университеты китапханәсендә 129 ел давамында сакланган.
Каюм Насыйри кереш сүзендә бу хезмәт турында болай дип яза: «Бәс Коръән сүзләрен әлифба тәртибендә җыеп, әһле исламга файдасы булсын өчен һәм милләткә бер хезмәт булсын өчен, ошбу китапны туплап, тәртипкә салдым да «Мифтах әл-Коръән» дип атадым».
Китапның «Мифтах әл-Коръән» яки «Коръән ачкычы» дигән исемен Каюм Насыйри килгән яшь шәкертләргә сер итеп калдыра.
Каюм Насыйри – Казан сәүдәгәрләренә белем бирүче
Шәкертләр арасында Каюм аганы ихтирам итүче, мөлкәтле, мактаулы нәсел гражданины исемен алган, гильдияле сәүдәгәрләр дә була. Һәммәсе галим Каюм Насыйрига түбәнчелек күрсәтә. Моңа дәлил буларак, Казан университеты китапханәсендә сакланган дәгъватнамә кәгазьләре, хатлар бар. Алар арасында Арслановлар, Апанаевлар һәм Мусиннар гаиләләреннән Каюм Насыйрига юлланган хатлар әнә шундыйлардан. Берничәсе – икенче гильдия сәүдәгәре Мостафа Мөхәммәтҗан улы Казаковтан.
Бу хатларның берсе болай башлана: «Гыйззәтлемез Каюм абзыйга күп сәлам бәгъдендә ничек, нөсхәсен табарга мөмкинме, ягъни Березиннан шул яза торган китабыңызны сорамадыңызмы? Әгәр бирмәгән булса, Ягъкубның китабын биреп йибәрәсез. Мәгълүм Сездән «Каһарман китабы» сорар идем, тапмадыңызмы? Кинә язган тәгърибеңез булса, биреп йибәрәсез... Дагый мәгълүм Мостафа Мөхәммәтҗан. 17 нче март».
Хатта «Каһарман китабы» турында сүз бара. XIX гасырда бик популяр булган әлеге дастан, шул чорга хас фарсы һәм гәрәп сүзләре белән бергә, дөнья мәдәниятен, мифологияне чагылдыра. Икенче хатта: «Каюм абзыйга күп сәламнәремез бәгъдендә, Сезләрдән, ошбу китапны язып бирсәңезләр, зинһар, дип үтенәмез. Китапны иясе бик тиз сорыйдыр. Унөч көндәген кайтарып алачак. Әгәр унөч көннән язып чыксаңыз, мәсрафын һәм кәгазен йибәрермез. Аерып бер язу язып ййбәреңез. Кинә ибтида (башлангыч) кылганда башта өч юл калдырасыз. Кинә кызыл берлә куярга тиешле урыннарын гарәби язу берлән, бик яхшы камил иҗтиһад берлән язарсыз. Кинә язуын фарси язарсыз, бик сәгыйрәк (тырышмыйчарак) язмассыз. Хакны бик разый кыйлап беремез. Әгәр шулай мөмкин булса, бер язу йибәреңез ошбу кешемез илән. Дәю язгучы шәкертеңез Мостафа бине Мөхәммәтҗан». Хат кәгазенең икенче ягында мондый юллар бар: «Кинә читенсенмәңез, үземез сызырмыз. Ахыры унбиш төпләп булыр шикелле. Дәю язгучы мәгълүмеңез Мостафа бине Казаков (Казакуф). 1884 нче ел, 4 нче март». Бу вакытта Мостафа бине Мөхәммәтҗан Казаков үзе дә дөге кәгазенә, киң куллы язу рәвешендә, каралы-кызыллы төс белән бизәлгән искиткеч гүзәл Коръән китабын әзерли. Әлеге хат язылып бер ел үтүгә, Мостафа бине Мөхәммәтҗан Казаковның нәселендә дан тотачак оныгы Мулланур дөньяга килә. Биби Өммегөлсем Мостафа кызы, улының осталыгы турында тәрҗемәи хәлендә болай дип яза: «Бабасы кечкенә Мулланурга, сатуга кызыксыну уятыр өчен, уенчык сату кибетен ясата. Мулланур, анда сату-итү урынына, барлык үзенең, күршеләренең һәм дус малайларның китапларын җыеп, китапханә оештыра. Дусларына ул китапларны һәрберсен раслап, кагәзьгә теркәп, укырга бирә иде. Бу хәл белән танышларны шаккатырды».
Яшьтән үк кыю холыклы булган Мулланурның әлеге кызыксынулары киләчәктә әле үз урынын табачак: 1912 елдан башлап кулъязмалары «Мөселман гәҗите»ндә басылып чыгачак, Мулланур 1917 елда Мөселман социалистик комитеты белән идарә итә, «Кызыл байрак», «Игенче», «Ени дунья» гәҗитләренең баш мөхәррире булып тора.
Мостафаның улы Исхак та туганы белән җәмәгать эшләрен башкара. Исхак Мостафа улы Казаков тарихка ТАССРның беренче Конституция проектын төзүче, сәясәтче, педагог булып кереп калды.
Әле лаеклы бәя бирмәдек
1985 елда Казанның үзәгендә Мулланур Муллаҗан улы Вахитовка һәйкәл куелды һәм ул әле дә шул урынында тора.
Шәрәфле гражданнар нәселеннән булган беренче гильдия сәүдәгәр, атаклы Мөхәммәтҗан Назир улы Казаковның 1853-1880 нче елларда яшәгән йорты (хәзерге Каюм Насыйри урамы) Казанда тарихи бина булып санала һәм дәүләт тарафыннан саклана.
Сакланып калган әлеге хат юллары, кулъязмалар аша Каюм Насыйри «Коръән ачкычы»н үз кулында тоткан, «Урыс Каюм» дигән исемгә һич кенә дә туры килмәгән, үз милләтенең алгарышы өчен фидакяр олуг хезмәт куйган галим милләтпәрвәр шәхес булып күз алдына баса.
"Безнең мирас". – №10. – Б. 93-95.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА