«Казан» Милли мәдәният үзәгеннән китәргә уйладым. Гаризага кул куелды. Киткәнче, ике атна эшлисе һәм «обходной»га тиешле имзаларны куйдырып, Үзәк белән араны «өзәсе» калды. Иң ахырдан директор Ринат Закиров кул куярга тиеш. Аның янына кердем. Ә ул, кул куясы урынга, бөтенләй дә көтмәгәндә, Милли үзәк музее филиалы буларак ачылырга тиешле Бакый Урманче музее мөдире урынын тәкъдим итте. Музей оештыру турында Казан шәһәр хакимияте карары (10.07.1997, 1346 нчы номер) чыккан булган. Милли мәдәният үзәк шул карарны тормышка ашыру буенча эш алып бара икән. Бакый Урманче музее бинасында ремонт эшләре тәмамланган, Дәүләт комиссиясе музей бинасын тиздән кабул итәчәк. Ә музей төзүгә килгәндә, әлегә анда Бакый Урманче әсәрләренең берсе дә юк икән. 1997 елның 23 февралендә Бакый Урманченың тууына 100 ел тулды, шул уңайдан, 1997 елда музей ачылса, әйбәт булыр иде, билгеле. Кыскасы, музейны тиз арада ачу өчен рәссам иҗат иткән сыннарны (скульптураларны), картиналарны, Бакый аганың шәхси әйберләрен тупларга кирәк дип фикер йөрттем.