Бакый Урманче музее тарихыннан бер ел
«Казан» Милли мәдәният үзәгеннән китәргә уйладым. Гаризага кул куелды. Киткәнче, ике атна эшлисе һәм «обходной»га тиешле имзаларны куйдырып, Үзәк белән араны «өзәсе» калды. Иң ахырдан директор Ринат Закиров кул куярга тиеш. Аның янына кердем. Ә ул, кул куясы урынга, бөтенләй дә көтмәгәндә, Милли үзәк музее филиалы буларак ачылырга тиешле Бакый Урманче музее мөдире урынын тәкъдим итте. Музей оештыру турында Казан шәһәр хакимияте карары (10.07.1997, 1346 нчы номер) чыккан булган. Милли мәдәният үзәк шул карарны тормышка ашыру буенча эш алып бара икән. Бакый Урманче музее бинасында ремонт эшләре тәмамланган, Дәүләт комиссиясе музей бинасын тиздән кабул итәчәк. Ә музей төзүгә килгәндә, әлегә анда Бакый Урманче әсәрләренең берсе дә юк икән. 1997 елның 23 февралендә Бакый Урманченың тууына 100 ел тулды, шул уңайдан, 1997 елда музей ачылса, әйбәт булыр иде, билгеле. Кыскасы, музейны тиз арада ачу өчен рәссам иҗат иткән сыннарны (скульптураларны), картиналарны, Бакый аганың шәхси әйберләрен тупларга кирәк дип фикер йөрттем.
Бераз уйланганнан соң, риза булдым, чөнки әле беркая да чакырып тормыйлар, кая барып урнашасымны үзем дә белмим... Бакый Урманченың да бөек шәхес икәнен беләм, иҗаты белән дә күпмедер дәрәҗәдә таныш. Тәвәккәлләдем.
Музей бинасы белән таныштым. Щапов урамында урнашкан, 20 нче йорт.
1997 елның 12 августы. Эшли башлавымның беренче көне. Хәтерлим, музей экспонатлары урнашасы бүлмәләрнең идәнендә кирпеч, штукатурка, вак-төяк агач кисәкләре, ком белән катыш төзелеш калдыклары өем-өем булып ята. Гипсокартон белән «эчләнгән» диварлары гына чиста, аксыл-алсу төсләрдә. Бүлмәләрне карап йөргәндә: «Бу чисталык ничә көнгә җитәр, ничә көн тапланмый торыр икән? Мәктәп балалары да килерләр бит экскурсияләргә. Бүлмәләре дә кечкенә икән. Урманченың зур-зур сыннарын урнаштырыр өчен нигә башка урын тапмадылар икән? Музей бинасы нигә Зур Кызыл урамында урнашкан Бакый Урманче һәйкәле янында түгел? Әгәр анда булса, үзенә бер мемориаль комплекс сыман булыр иде бит...» – дигән уйлар узды башымнан.
Эшкә керештем...Иң беренче булып музей бүлмәләрен чүп-чардан чистартырга исәбем. Аннан соң кайда нинди сыннар барлыгын, Үзәктәге музей фондыннан нинди экспонатларның бирегә күчереләсен белештем. Шул ук көнне Бакый аганың хатыны Флора Ваһаповна Әхмәтова-Урманче белән таныштым. Бакый Урманче архивы аның карамагында. Андагы әйберләрне музейга тапшырырмы-юкмы – шулар турында сораштым. Флора Ваһаповна белән аралашу җиңел булды, ничектер, ул мине беренче очрашудан ук якын итте. Миңа эндәшкәндә дә: «Фәрдиякәй», – дип әйтә иде. Бакый ага хакындагы китапларны, аның фотосын да миңа, үзенең теләкләрен язып, бүләк итте.
Музейда утырып эшләрлек мөмкинлек булмаганга, мине Милли үзәкнең кечкенә генә бүлмәсенә урнаштырдылар. Өстәл белән урындык бар (алга китеп шуны әйтим: эш буенча бик күп хатлар шунда язылды). Соңрак музейда да эш урыны – өстәл, урындык, телефон булдырылды.
Казан шәһәре буйлап сыннарны кайтару башланды. Аларны бөтенләйгә алу әлегә мөмкин түгел. Сыннар – кайчандыр төрле оешмаларга бүләк ителгән әсәрләр. Гаризалар язып, вакытлыча гына җыйнау иде бу, музей ачыласы көнгә кадәр, дүрт айга дип. Иң беренче «Мелита» акционерлык җәмгыятеннән (директоры – Пахомов А.М.) – Хөсәен Ямашев, Казан дәүләт технология университетыннан (ректоры – Дьяконов С.Г.) – Гыйлем Камай скульптураларын алып кайттык. Калганнарын Татарстан Республикасының берләштерелгән дәүләт музееннан (директоры – Муханов Г.С.); Дәүләт сынлы сәнгать музееннан (директоры – Сластунин А.А.); Мәдәният министрлыгыннан (министр урынбасары – Низамиев М.Т.); «Казан» Милли мәдәният үзәге (директоры – Закиров Р.З.) музее фондыннан алдык. Тырыша торгач, Бакый Урманче музеена рәссам-сынчының сокланырлык иҗат җимешләренең күбесен җыйнадык. Мәрмәрдән эшләнелгән – Дәрдемәнд, Кол Гали, Нәкый Исәнбәт, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Каюм Насыйри, Ленин, Гыйлем Камай; гипстан – Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәйехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Давыт Көгелтин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов; «Су анасы»; бронзадан – Галимҗан Ибраһимов; агачтан «Намаз» сыннарын алып кайттык. Шул ук вакытта рәссамның картиналарын, эскизларын, шәхси әйберләрен туплау да дәвам итте. Аларның кайберләрен Флора Әхмәтова-Урманче бүләк итте, кайберләре аннан сатып алынды.
Бакый ага иҗат иткән 100 сынның унсигезе урнаштырылды музейга. Россия һәм БДБ илләре буенча таралганнары да бар бит әле. Алары турында соңрак хәл ителер, бәлки, А.Новицкий концепциясе буенча, музей Бакый Урманче остаханәсе буларак күзалланса, киләчәктә аның әсәрләре өстәлеп торуы бик табигый иде.
Сыннарны кайтаруны Үзәк хезмәткәрләре башкарды. Мәрмәрдән булганнарын, күтәреп, кеп-кечкенә бүлмәләргә урнаштыруның авырлыкларын үзләре генә белгәннәрдер...
Соңрак, төрле тарафлардан җыйналган сыннарның һәрберсе, подиумнары белән, алдан уйланылган экспозиция рәте буенча бүлмәләргә урнаштырылды. Беренче катта, музейга килеп кергәч тә каршыдагы, әлегә музей мөдире урнашкан бүлмәгә вакытлыча – Г.Тукай; 1 нче залга (бүлмәләр кечкенә булса да, экскурсия уздыру кагыйдәләренә туры китереп, зал дип әйтелә инде) – Ш.Мәрҗани, Дәрдемәнд, Кол Гали; 2 нче залга – Ленин, Ш.Бабич, К.Насыйри, М.Гафури; 3 нче залга – Д.Көгелтинов, Н.Исәнбәт, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, «Су анасы»; икенче катка менү юлындагы диварга уелган ике куышка – Х.Ямашев белән Г.Камай; икенче катта – С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, «Намаз». Мансардага Бакый Урманченың шәхси әйберләре – софа, кәнәфи, мольберт, чапан, баш киеме һ.б. куелды. Музей ачылышына алар тәбәнәк кенә итеп эшләнгән киң подиумга урнаштырылыр дигән фикер дә бар иде. Диварларга Бакый аганың картиналары эленде.
Экспонатлар кайтарыла башлау белән, аларны саклау проблемасы килеп баса бит инде. Музей бинасының әлегә генподрядчик балансында бер ел гарантиядә булуыннан файдаланып, экспонатлар җыю белән параллель рәвештә, тәрәзәләргә һәм ишекләргә тимер рәшәткәләр куюны үтенеп хат яздык. «Ишек, тәрәзә яңакларын яңадан тишә алмыйбыз, җаваплылыкны үз өстегезгә алсагыз гына инде», – диде алар. Нинди үз өстемә алмау, ди, миңа музейда җыела башлаган әйберләрне сакларга кирәк! Риза булдым. Рәшәткәләр куелды. Тәрәзәләргә һәм ишек яңакларына эретеп ябыштыру эзләре, ачык «тишекләр», тузан, корым ягылып калды. Тәрәзә төпләрендә штукатурка кисәкләре... Чистарттык, өйдән тузансуырткыч алып килеп тузаннарын да суырттым, юып та алдык. Тәрәзә яңакларын яңадан буяттык. Берочтан, музейга сыннар кайтарып урнаштырганда тапланып беткән диварларны да.
Тәрәзәләргә – рәшәткәләр, ишек рәшәткәсенә йозак куелгач, һәрхәлдә, музейдагы әйберләр өчен тынычрак булып китте.
Тәрәзә пәрдәләрен, Бакый аганың картиналарын элеп кую өчен диварларга җайланмалар беркетүне Милли мәдәният үзәгенең җитәкчеләре тәкъдим иткән бер оста башкарды (исем-фамилиясен язасым килми, соңрак аңлашылыр). Эш рәтен белә, тыныч кына эшли. Үзе дә рәссам иде бугай. Музейга кайтарылган сыннарны дезинфекцияләүне, бераз чистартып, рәтләп җибәрүне дә ул башкарды. Музей экспонатларын рәткә китерү эшләре белән беррәттән, аларның һәрберсен подиумнарга урнаштырырга да кирәк иде. Подиумнар ясату өчен үлчәмнәр алуны да шушы остага тапшырдык. Ул аларны бик төгәл итеп язып бирде. Гипстан булган сыннарга агачтан ясаттык. Бронза, мәрмәрдән булганнарына башта тимер каркаслар эшләтергә булдык. Подиумнарның күбесен Үзәкнең үзендә ясадылар, анда шундый эшләрне башкарырлык мөмкинлек бар – Милли мәдәният үзәгенең үз музее төзелгән.
Бакый агага бүләк ителгән чапан белән баш киемен дә реставрацияләдек. «Алтын» җепләр белән чигәргә кирәк иде. Үзәк белән сөйләшеп, Н.И.Поддубнаяга тапшырдым ул эшне. Аның чигү-тегүгә оста икәнен белә идем, биш елга якын бергә эшләдек Үзәктә. Мин музей мөдире булгач, ул минем янга эшкә күчте.
Музейны ачу көннәре килеп җитәр, дип, чакыру билетларын да эшләтеп алдык. Ике тапкыр әзерләтергә туры килде аларны: беренчесенә 1997 елның августында ачыла дип язган идек, икенчесендә елын гына яздык. «Монда эшлисе эшләр бик күп, ничек ачылсын инде», – дип тә уйлый идем үзем. Әле бит экспонатлар туплау гына тәмамланып килә. Музей булсын өчен, бу юнәлештә хезмәт куйган белгечләрнең, дизайнерларның катнашуы зарур. Алар гына күргәзмәгә килүчеләргә кызыклы эчтәлекле, Бакый Урманченың тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күргәзмә материаллары аша экскурсия «маршруты»н тәкъдим итә ала. Шул белгечләр генә музей бүлмәләрен матур итеп бизәп, экспонатларга «җан өрә» ала. Бу эшләрне башкару Милли мәдәният үзәге директорының урынбасары – музей эшләре буенча җаваплы сәнгать белгече вазыйфасында инде.
Акрынлап сыннарның кайчан, нинди уйлар белән иҗат ителүләрен өйрәнә башладым. Файдасы тиде соңрак. «Музей ни хәлдә икән?» – дип, Казан шәһәр хакимиятеннән килүчегә «экскурсия» уздырдым. Үзәк директоры белән килгәннәр иде. Канәгать калдылар.
Ахыры бар
"Безнең мирас". – №9. – Б. 83-85.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА