Тәлгат Нәҗмиев автор яңалыклары
-
Саба шәхесләренә нисбәтле мәзәкләр
Т-кырык та тыкрык «Икшермә» совхозында Т-40 тракторын иярләүче механизатордан кайсы урамда яшәве белән кызыксына икән берәү. Теге җавапны кыска тоткан: – Т-кырыкта эшлим, тыкрыкта торам, – дигән. -
Беренче хаҗнамә авторы – Саба кешесе
Тарихи чыганакларга караганда, 1698 елда татар әдәбиятында үзенчәлекле бер жанр – хаҗнамә барлыкка килә. 1917 елгы борылышка кадәр дә, аннан соң да, безнең көннәрдә дә бик күпләрнең әлеге изге җирләрдәге сәфәрдән алынган тәэсирләрен язу очраклары билгеле. Бу юлларның авторына да, якташыбыз Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети «тудырган» тәүге хаҗнамә дөнья күреп нәкъ 315 ел үткәч, шушы теманы дәвам итәргә мөмкинлек туды. -
Шуны да белмәскә...
Өч яшьлек Әмир уенчыкларын бик ярата икән. Үзе дә уйный, әбисе Фәридәне дә «милиция» дип язылган машина белән йөрергә мәҗбүр итә. Бераз матавыкланганнан соң, әбисе, бензин бетте, дигән сылтау белән, уеннан чыгарга чамалый... -
Кырыкта да...
Атаклы Буа дәүләт драма һәм сатира театры Сабага Аманулланың «Кырыкта да кытыклый» дигән спектакле белән киләсе көннәр иде. Кайсыдыр, районның Мәдәният йортына шылтыратып, нинди комедия куеласын ачыклый икән. Шунда эшләүче Миңнислам Кәримов пьесаның исемен онытып җибәргән һәм: – Кырыкта да кычыта, – дигән.