Саба шәхесләренә нисбәтле мәзәкләр
Без татарлар
Татарның трибун шагыйренә әйләнгән Разил Вәлиевнең чыгышларын төрле мөнбәрләрдән дә, радио-телевидение аша да тыңлап туя алмыйсың. Алда сөйләгәнчә, Саба лесхозында узган Әбрар Кәримуллин укуларында да китап галиме белән булган кабатланмас вакыйгаларны урынлы һәм кызыклы итеп кертеп җибәрде ул.
Башта 1991 елда Канададагы Торонто шәһәренә – Халыкара биографик үзәкнең генераль конференциясенә барулары, Казаннан күчерелгән акчаның кунакханәдә тору өчен генә икәнлеге ачыклану, ашарга запас долларлары булмау, Әбрар аганың чемоданыннан килеп чыккан сохари белән ничек итеп чәй эчүләре турында тәфсилләп сөйләде дә фикерен болайрак дәвам итте:
– Торонтога конференциягә дөньяның йөзгә якын иленнән ике йөзләп делегат килгән иде. Араларында мәшһүр шәхесләр, атаклы галимнәр булу бездә зур кызыксыну уятты. Инглиз телен белмәвебез аркасында, бик теләсәк тә, алар белән якыннан таныша, иркенләп аралаша алмадык. Ярый әле безгә атаклы төрек шагыйре һәм галиме Осман Төркәй атна буе ярдәм итеп, тәрҗемәче хезмәтен үтәп йөрде. Лондонда яшәүче бу төрек шагыйре белән шунда дуслашып киттек, аннары озак еллар буе хат-хәбәр алышып, төрле конференцияләрдә очрашып-аралашып яшәдек. Торонтода Әбрар ага, үзенең тел белмәвеннән гарьләнеп, Осман Төркәй белән икебезгә: «Киләсе конференциягә кадәр инглиз телен өйрәнәчәкмен!» – дип вәгъдә бирде.
Казанга кайткач, ул көн саен диярлек Бауман урамындагы Политик мәгариф йортында оештырылган курсларга йөреп, инглиз телен өйрәнергә тотынды һәм бер елдан, Англиянең атаклы Кембридж каласына барып, конференция делегатлары каршында инглиз телендә чыгыш ясады. Бу вакытта Әбрар агайга җитмеш яшь тулып килә иде инде. Мин аның үҗәтлегенә бик тә сөенеп һәм горурланып утырган идем ул вакытта. Әмма соңыннан минем янга бер инглиз галиме килде дә:
– Сез кемнәр? – дип сорады.
– Татарлар.
– Ә теге доклад укыган кеше нинди милләттән?
– Татар.
– Ә докладны нинди телдә укыды соң ул?
«Без сездә тормыйбызмы?»
Илдус Сафин – Байлар Сабасының Кукмара урамында (хәзер Вахитов урамы) тәгәрәп үскән егет. Урта мәктәптә укыганда ук ул бик оста бии иде инде. Бергәләп, агитбригада составында, үзешчәннәр смотрларына йөрдек. Илдусны тора-бара профессиональ дәрәҗәдәге атаклы нәфис сүз остасы, концертлар алып баручы, гомумән, сәнгать коллективлары җитәкчесе, танылган журналист булыр дип уйламаган идек. Талантлы егет иде шул Илдус.
Шаян телле, шат күңелле иде Илдус. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән бер авылга соң гына килеп төшкәннәр. Чәйләп алганнар да, аппаратура көйләү өчен, клубка киткәннәр. Концерт гөрләп узган. Тамаша беткәч, фатир хуҗасы: «Чәй әзерли торам», – дип, кайтып киткән. Аппаратураларын җыеп кайтырга чыккач, боларның фатир хуҗасының исемен дә, йортының кайсы урамда икәнен дә белмәүләре ачыкланган. Илдус югалып калмый, тәрәзләрендә ут булган йортның ишеген шакый да: «Абый, сез кунарга артистлар кертмәгән идегезме?» яисә «Апа җаным, без сездә тормыйбызмы?» – дип сорый икән.
Эчендәгесе... тышында
Туры сүзле булганы өчен хөрмәт итәм мин Таһир Габдерахман улы Шәрәфиевне. Бер дә кәнфитләнеп тормый ул. Күңелендә булганын бәреп әйтә, ачу сакламый, үч тотмый. Кыскасы, эче чиста. Без аның белән 1986 елдан бирле бер тирәдә кайнаштык.
Илле җиде яшьлегем белән котларга эш бүлмәмә сугылганы хәтердә калган.
– Бик күп җыелган әле бу бритвалар. Шуларның берсен сиңа алып килдем, – диде бу.
Шуның белән сүзен бетерсә, әйбәт кенә буласы иде югыйсә. Юк бит...
– Рәтләп кырмый да, – дип өстәп куйды.
Төпченү
Безнең Үзбәк Закиров урамының теге башында яшәп бакыйлыкка күчкән Рәхимҗан ага Закирҗанов бик тыйнак кеше иде. Бөтен хезмәт юлын йөк машинасы шоферы булып үткән ул. Тәртибен чуалтмаган, нәфесен котыртмаган, артык күп сөйләшмәгән. Төпченгән кешегә кыска җавап биргән.
– Рәхимҗан, кая барасың? – дип сорый икән күрше хатыны.
– Зәйтүнә, – дигән ул, – центрга таба чыгам әле, кая барасын тәгаен генә үзем дә белмим. Мин кайтканчы кереп китмә берүк. Шушында гына утыр. Әйтермен кайларда булганны...
Т-кырык та тыкрык
«Икшермә» совхозында Т-40 тракторын иярләүче механизатордан кайсы урамда яшәве белән кызыксына икән берәү. Теге җавапны кыска тоткан:
– Т-кырыкта эшлим, тыкрыкта торам, – дигән.
Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.112-113.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА