Журнал «Безнең мирас»

Беренче хаҗнамә авторы – Саба кешесе

Тарихи чыганакларга караганда, 1698 елда татар әдәбиятында үзенчәлекле бер жанр – хаҗнамә барлыкка килә. 1917 елгы борылышка кадәр дә, аннан соң да, безнең көннәрдә дә бик күпләрнең әлеге изге җирләрдәге сәфәрдән алынган тәэсирләрен язу очраклары билгеле.

 

Бу юлларның авторына да, якташыбыз Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети «тудырган» тәүге хаҗнамә дөнья күреп нәкъ 315 ел үткәч, шушы теманы дәвам итәргә мөмкинлек туды.

 

Сүзебезне: «Кем соң ул беренче хаҗнамә язган Мортаза бине Котлыгыш-әсСимети?» – дигән сорауга җавап бирүдән башлыйк.

 

2012 елның 20 июлендә районыбызның Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары арасындагы борынгы зират урынында Мортаза Гали бине Котлыгыш әс-Симети әл-Казани (тулысынча шулай языла) җирләнгән урынга таш куелып, чардуган урнаштырылды. Дөрес, аның кабере хәзер төп-төгәл билгеле түгел. Әмма күренекле мәгърифәтче һәм дин әһеле үзенең васыяте буенча шушы зиратта җирләнә.

 

Бу төбәктә туып, өч дистә гасыр элек үз халкының тормышына, рухи дөньясына искиткеч уңай йогынты ясаган шәхесне өйрәнүгә гомер буе балаларга белем биргән педагог, хәзер Түбән Симет авылы имамы вазыйфасын алып баручы Шәймөхәммәт хәзрәт Җиһангиров (тумышы белән Түбән Симет авылыннан булган татар халкының яраткан язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Бибирабыйга белән Шәймөхәммәтнең анасы ягыннан бабасы бертуган икәнен дә искәртергә кирәк) зур тырышлык куйды. Аның сөйләвенчә, мелла Мортаза бине Гали Котлыгыш әс-Симетинең нәсел чыгышы Тәтеш ягыннан була. 1552 елда, Казан яуланганнан соң, Мортазаның әтисе Гали Симет якларына күченеп утыра. Самара өлкәсендәге Гали авылына да шушы нәсел нигез салган дигән фараз бар. Мортаза башлангыч белемне атасыннан ала. Аннары Дагыстанның Дербент шәһәрендәге мәдрәсәдә укуын дәвам итеп, тора-бара үзе дә шунда мөгаллимлек итә. Шуннан соң шул чорның мәгърифәт үзәге саналган Бохарага күчә. Мортаза хәзрәт, биредән Мәккәгә барып, хаҗ гамәлләрен үти. Бу хакта аның алдарак телгә алынган хаҗнамәсендә ачык тасвирлана. Автор турында тулы мәгълүмат та бирелгән, сәфәренең максаты, хаҗ йолалары ачык сурәтләнгән. Мортаза хәзрәт изге җирләрдә нәкъ бер ел йөреп кайта. Кайткач, Югары Симет авылында таштан мәдрәсә салдырып (бу бина 1960 елда гына сүтелә), шәкертләр укыта, «хаҗи», «күрәзәче», «мөфти», «әфәнде», «хафиз» кебек исемнәр белән дә хөрмәтләнә ул.

 

Мортаза Гали бине Котлыгыш әс-Симети әл-Казани 1727 елда бакыйлыкка күчә, борынгы Саба җирендә мәңгелеккә кала. Мәшһүр галим, мөгаллим гарәп телендә беренче татар әлифбасын – «Иман шарты»н төзүче буларак та тарихка керә.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.67.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру