Шуны да белмәскә...
Өч яшьлек Әмир уенчыкларын бик ярата икән. Үзе дә уйный, әбисе Фәридәне дә «милиция» дип язылган машина белән йөрергә мәҗбүр итә. Бераз матавыкланганнан соң, әбисе, бензин бетте, дигән сылтау белән, уеннан чыгарга чамалый. Юк, җибәрми Әмир. Йөгереп барып, бензин салган кыяфәт ясый. Әби кеше яңадан «дырын-дырын» дия-дия йөрүен дәвам итә һәм: – Улым, минем правам өйдә калган икән. ДАИ инспекторлары туктатырга мөмкин, мин керим инде, – дип, таймакчы була. Әмир, кырын күзе белән генә карап ала да: – Кермисең, әби, сине беркем дә туктата алмый, машинаң милициянеке бит! – ди.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА