Айзирәк Гәрәева-Акчура автор яңалыклары
-
Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (ахыры)
Мәрьямнең оныгы Орһан әфәнде белән сөйләшкәндә Ататөрек тарафыннан бирелгән җиргә башкалар хуҗа булуын, бабасының алты бала белән бик мөшкел хәлләрне кичерүен әйтте. Мәрьямнең ире Али Ризаның хәл-әхвәле тасвирланган гәзит язмасы Орһан әфәнденең социаль челтәрдәге битендә урын алган. Язманың авторы – Байкал, матбугатта («Ватан» гәзите булырга тиеш) чыккан вакыты – 1951 елның 10 декабре. Текстны тәрҗемә итеп тәкъдим итәм: «Алдымда 70 еллык бер хәлнең хикәясе бар. Бу – Ватанга хезмәт мәхәббәте һәм бу мәхәббәтнең кайгы-газап белән туп-тулы бер җанлы нәтиҗәсе! -
Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа (дәвамы)
Мәрьям Бубый турындагы мәкаләмнең икенче кисәге Туран Атмаҗаның Төркия матбугатында дөнья күргән истәлекләре нигезендә язылды. Аларның бер өлеше «Әсирләрнең әнисе Мәрьям Атмаҗа» дип аталган документаль фильмда да чагылыш таба. -
Әсирләрнең әнисе Мәрьям Бубый-Атмаҗа
2023 елның яз аенда Казанга кайткач, кайбер галимнәрдән мәшһүр мәгърифәтче Бубыйлар нәселенең бер тармагы Төркиягә китеп, шунда урнашып калуы хакында ишеткән идем. Төркиягә баргач, журналист буларак кызыксынып, мөхтәрәм галимебез Айдар әфәнде Хәйретдиновның бу хактагы «Гобәйдулла кызы Мәрьям Нигъмәтуллина: Бубыйлар нәселенең нәмәгълүм вәкиле» дип аталган мәкаләсен интернеттан табып укыдым.