Исмәгыйль Сәлимшин автор яңалыклары
-
Хәмер эчүче хакында куркыту
Хәбәрдә киләдер, хәмер эчүче тәүбә итми үлсә, үлгәннән соң, җәһәннәмнән еланнар белән тутырылган бер савыт сары су китерерләр һәм шуны эчертерләр. Ул суны эчкәннән соң, карынына ирешсә, тәненең тиресе һәм төге кубып төшәр, дәхи йөзенең һәм тәненең ите алдына төшәр. -
Дөньяда күркәмрәк ни нәрсәдер?
Нуширван залим атасы үлгәннән соң патша булып утырды. Көннәрнең берендә галимнәрне, акыллыларны һәм хакимнәрне җыйды һәм: «Дөньяда күркәмрәк ни нәрсәдер?» – дип сорады. Бу кешеләрдән һәркайсысы бертөрле нәрсәне әйттеләр. Әмма Нуширванга берсе дә ошамады. Болар арасында бик әдәпле бер галим ир бар иде. -
Сәламәтлекне саклау хакында
Бервакыт Хөсәен углы Галидән бер насарани табиб: «Сезнең китабыгызда гыйлем тыйбтан (медицинадан) һичнәрсә юк», – диде. Гали: «Аллаһы Тәгалә гыйлем тыйбны Коръәннең ярты аятендә җыйды, – диде. – Ягъни: «Ашагыз вә эчегез, ләкин исраф кылмагыз», – дигән аятьтә».