Дөньяда күркәмрәк ни нәрсәдер?
Нуширван залим атасы үлгәннән соң патша булып утырды. Көннәрнең берендә галимнәрне, акыллыларны һәм хакимнәрне җыйды һәм: «Дөньяда күркәмрәк ни нәрсәдер?» – дип сорады. Бу кешеләрдән һәркайсысы бертөрле нәрсәне әйттеләр. Әмма Нуширванга берсе дә ошамады. Болар арасында бик әдәпле бер галим ир бар иде. Шул ир: «Дөньяда өч нәрсәдән артык күркәм нәрсә юк», – диде. Нуширван: «Ни нәрсәләр?» – диде. Бу ир әйтте: «Әүвәл – үлем, икенчесе – хатыннар, өченчесе – мохтаҗлык», – диде. Нуширван: «Дөньяда болардан начар нәрсә юк, – диде. Һәм: – Нинди дәлил белән әйтәсең?» – диде. Бу галим әйтте: «Үлем яхшы, чөнки син үлем сәбәпле патша булдың. Әгәр үлем булмаса, атаң үлмәс иде һәм син патша була алмас идең. Хатыннар яхшы, чөнки хатыннар булмаса, син бар булып патша булмас идең. Һәм мохтаҗлык яхшы шуның өчен: мохтаҗлык булмаса, олуг галимнәр һәм гаскәрләр сиңа буйсынмаслар иде», – диде. Патша, рас (дөрес) әйттең, дип, теге галимгә йөз мең алтын бирде һәм өч сүз өчен яхшы киемнәр кидерде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА