Хәмер эчүче хакында куркыту
Хәбәрдә киләдер, хәмер эчүче тәүбә итми үлсә, үлгәннән соң, җәһәннәмнән еланнар белән тутырылган бер савыт сары су китерерләр һәм шуны эчертерләр. Ул суны эчкәннән соң, карынына ирешсә, тәненең тиресе һәм төге кубып төшәр, дәхи йөзенең һәм тәненең ите алдына төшәр. Рәсүлемез (с.г.в.): «Хәмер эчүченең эчкән вакытта, зина кылучының зина кылган вакытта иманы [баш өстендә болыт кеби] чыгып торыр. Һәркайчан бу эшләреннән бушансалар, иман кире кайтып керер», – дигән. Гали радыйаллаһу гәнһү әйткән: «Бер савыт хәмер дәрьяга (елгага) салынса, дулкын сугып, ул хәмерле су дәрья читенә чыкса, шул хәмер катышкан судан үлән үссә, ул үләнне сарык ашаса, мин ул сарыкның итен ашамасмын, бәлки, эткә ташлармын», – дигән.
Бәс, бер савыт хәмер дәрьяга салынып, шул дәрья суыннан үскән үләнне бер сарык ашаса, ул сарыкның итен ашау дөрес булмыйча, эткә ташланса, моның белән чагыштырганда, хәмер эчүчене җәһәннәм еланнарына, дәхи этләренә ташлау ерак булмас.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА