Тукай турында истәлекләр

Тукайны талаганнар. 1908 елның апрель башларында кайбер иптәшләре Тукайның тормышын җиңе­ләйтү, тормышына экономия ясау теләге белән [шагыйрьне] частный бер бүлмәгә күчерү уен алга сөрәләр. Бу теләкне Тукайның үзе­нә дә белдерәләр.Ул бу фи­кергә кушыла, риза бу­ла. Кабанның уң ягында, тәрәзәсе күлгә карап торган Дурандин йортында фатир тотучы хатынның бер бүлмәсе айга биш сум белән алына. («Болгар»да Тукай сигез сум түли иде.) Шул бүлмәгә шагыйрьне күчерәләр. Ике-өч көн шул бүлмәдә тора. Беркөн Сәгыйть (Рәми – ред.) белән безгә (без яңа гына җәйге фатирга күчкән идек) килеп керәләр. Сәгыйть бераз тора да үзе генә кайтып китә. Тукайга безнең тормыш ошады булса кирәк, шул килү белән өч-дүрт көн бездә торып, Фатих (Әмирхан – ред.) белән бертуктамый карта уйнап үткәрәләр. Беркөн миңа ияреп идарәгә чыга. Кичкә таба идарәгә Сәгыйть килеп, Сәгыйть белән Тукай бергә чыгып китәләр. Бер сәгать вакыт үтми, болар тагын идарәгә әйләнеп кайталар. Фатир хуҗасының икенче фатиргамы яки икенче шәһәргәме күченгәнен, үзе белән Тукайның бөтен әйберен алып киткәнен сөйлиләр. Тукай мендәреннән, одеалыннан, сумкасында булган бөтен бельёларыннан, җаныннан да артык күргән Пушкин, Лермонтов мәҗмугаларыннан мәхрүм булып ялангач кала.

Кичкә таба мин Тукайны җәйге квартирабызга алып кайтам. Эш Фатихка аңлатыла. Бу эшкә без Фатих белән пошынабыз, кайгырабыз. Тукай, бернәрсә дә булмаган кебек, салкын гына тыңлап утыра. Һичбер төрле кайгыруын, борчылуын белдерми.

Шулай итеп, Тукай безнең белән бергә тора башлый. Бернәрсәсе дә булмаганлыктан, Тукайның тормышы берничә ай авыр була. Аннан акрын-акрын җайлана.

Сәгыйть Рәмиевтән алган илһам

1908 елның декабрь урталарында Хөсәен Әбүзәров («Таң» мәҗмугасының баш мөхәррире) Санкт-Петербург [1], Мәскәүдән әйләнеп кайту мөнәсәбәте белән үзенең фатирында (Дегтярный урамы, хәзер ул йорт урынында бакча) яшьләр мәҗлесе ясый. Шул мәҗлестә «ислахчы»лардан Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, мин булдым. «Таңчы»лардан Сәгыйть Рәмиев кенә иде. Бу күрсәткәннәрдән башка берничәләп мин белмәгән башкорт, казакъ укучылары, студентлары бар иде.

Мәҗлес табыны бай-мул итеп әзерләнгән, һәртөрле нәрсәләр бар. Мәҗлес башланды. Берничә тапкыр рюмкалар күтәрелде. Мәҗлес җанланды. Шау-шу, үзара сөйләшүләр башланды. … күңелле, җанлы рәвештә бара. Бары тик Сәгыйть Рәмиев әллә нигә күңелсез, рухсыз хәлдә, утырган урыныннан торып йөри-йөри дә тагын утыра, тагын торып йөри. Шул арада мәҗлес хуҗасы Хөсәен Әбүзәров тарафыннан тагы рюмкаларны күтәрергә, чәкештерергә чакырып әмер бирелә. Сәгыйть тә урынына утырып, рюмкасын күтәрә дә, тагы торып йөрергә тотына. [Аннары] Сәгыйть үзе утыра торган урындыкның артына килеп баса. Башын …башына куя, бер күтәрелә, шул арада янәдән аякка басып, башын югары күтәреп, бер-ике мәртәбә көлтә чәчен ике кулы белән артка себереп, ике кул белән утыргычның артына тотынып, иң әүвәл кыска көйгә «Әминә гүзәлем» җырын җырлап җибәрә, мәҗлес халкына бик ошый. Шау килеп кул чабалар.

Искиткеч гайрәт, көч, дәрт, йөрәк белән үзенең «Аллам» шигырен «Ашказар» көенә җырлый. «Ашказар»дан соң акыллар хәйран булырлык көч, йөрәк белән «Әллүки»не башкара. Сәгыйть «Ашказар», «Әллүки» көйләренә җырлаган чакта мәҗлестә булган шау-шулар, сөйләшүләр, ашау-эчүләр онытылды. Мәҗлес тынып калды. Һәркем тирән уйга батты. Мәҗлес халкының кайберләре ике кулы белән өстәлгә таянып тора, кайсы Сәгыйтькә карап хәйран булып тора, кайсы өстәлгә башын куеп тыңлап утыра. Кыскасы, мәҗлестә булган бөтен халык икенче галәмгә китте. Икенче төрле әйткәндә, адәм баласы белми яхуд аңлап җитми торган бер исерү белән исерә… хәтта татар көйләреннән ямь-тәм тапмый торган… йорт хуҗасы карт урыс… утырган урыныннан торып, Сәгыйть янына барып, Сәгыйтьне аркасыннан сөеп, маңгаеннан үбеп җибәрде.

Сәгыйть җырлап бетергәч тә мәҗлестә булган тынлык берничә минутка кадәр дәвам итә. Сәгыйть «Ашказар», «Әллүки»ләрне җырлаган вакытта Тукай башын бер югары күтәрә, бер түбән төшерә, бер артка китә, бер алга килә, бизгәк тоткан кеше кебек, үз-үзен тота алмаган хәлдә үткәрә.

Бу Әбүзәровның яшьләр мәҗлесе, шул мәҗлестә Сәгыйть Рәмиевнең искиткеч көч, ялкынлы йөрәк белән «Ашказар», «Әллүки»ләрне җырлавы Тукайга нык тәэсир итеп, Тукайның моңлы йөрәгеннән… язылачак «Милли моңнар» шигыре килеп туа. Сүз ахыры итеп минем әйтергә теләгәнем шул: бу «Милли моңнар» ялкынлы, давыллы, моңлы-зарлы йөрәкләрнең уртак йөрәк җимеше [булды].

Җырчы Тукай

Тукай музыка турында яхшы ук консерватор кеше иде. Тукай татар мотивларын, татар музыкасын гына сөя, бирелеп тыңлый торган иде.
1908 елның март урталарында «Евгений Онегин» операсына алып барырга күпме тырышылса да, алып барып булмады. Без, бер төркем «ислахчы»лар, китеп бардык. Ул үзенең номерына менеп китте.

Татар көйләреннән яраткан көйләре – «Уел», «Ашказар», «Әллүки», «Зиләйлүк», «Минзәлә», кыска көйләрдән – «Җомга», «Порт-Артур», «Байкал күл», «Былбылым», «Мәхбүс», «Әминә гүзәлем» көйләре иде.

Сәгыйть Рәмиевнең җырлавын һәм шулвакыт татар яшьләре арасында бердәнбер мандолиначы Солтан Рахманколыйның уйнавын бик яратып тыңлый иде.

Тукайның киенү рәвеше

Солдат эшеннән котылып, Арчадан Казанга килгәндә, Тукайның тышкы киеме чапан дисәң, чапан түгел, җилән дисәң, җилән түгел, казаки дисәң, казаки түгел исемсез бер кием иде. Тужурка урынына кигән киеме Урал казаклары кия торган киемгә охшашлы, арты ике җирдән бөргән, үзе якалы, якасы өч каптырмалы, тездән капларлык хәлдә. (Уралда «Мелла Насретдин» җурналын тотып төшкән рәсемен карагыз.) Башында искерәк малахай бүрек, муенында керләнеп беткән ак шарф, аягында авыл карчыклары гына кия торган искерәк ак киез ката һәм бер чалбар иде. Җиңнәре озын ике фабричный күлмәк. Кулдан тегелгән бер кара сатин күлмәге дә бар иде.

Күлмәк җиңнәре озын булганлыктан, теге тужурка урынына киеп йөри торган киемнең җиңнәреннән чыгып тора иде.

Бер-бер җиргә барырга булсак, шул күлмәк­ләренең җиңнәрен берничә җирдән баулар белән бәйли торган иде. Катып, битләре яргаланып беткән, шул яргаланып торган урыннарга тузан-туфрак тулган, бөтен гомерендә крем яхуд май күрмәгән, башлары күккә карап торган бер пар күн итеге һәм бер пар резин галушы бар иде. Менә Тукайның Җаектан алып килгән бөтен кием-салымы – байлыгы – югарыда күрсәтелгәннәрдән гыйбарәт.

Башына малахай бүрек, өстендәге исемсез тышкы киемне, муенына керләнеп беткән ак шарфны, аягына кыска балтырлы ак катаны кигәч, нәкъ авылның уртача көн күрә торган керәстиән малае булып күз алдыңа килеп баса торган иде.

Югарыда күрсәтелгән киемнәрне кигән хәлдә Тукай, мин (Вафа Бәхтияр), хәзер дә исән-сау Казанда мех фабрикасында бухгалтер булып хезмәт итүче Лотфулла Вахидов, өчәүләп Фатих Әмирханга бардык. Тукайның Фатих Әмирхан белән беренче тапкыр танышуы, күрешүе шул югарыда күрсәтелгән кыяфәттә булды [2]. 1907 елның декабрендә шул утырышта Тукай Казанда калырга һәм «Әл-ислах»та эшләшергә сүз бирде. Шулай итеп,Тукай «ислахчы»лар арасына кереп китте.

Мин дә, Фатих та Тукайның бу кыяфәттә йөрүен килештерми сөйли торгач, турыдан-туры әйтмәсә дә, Тукай үзе дә бу кыяфәттә йөрүен яратмады булырга кирәк, бер пальто алырга кирәклеге турында сөйли башлады. Уралдан язган шигырьләре [өчен] Шәрәфләрдән… алган акчага Тукай, мин, Солтан Рахманколый – өчәүләп чыгып, талчукта тегелгән киемнәр белән сату итүче Ахунҗановлардан унбиш сум илле тиенгә яңа пальто алып кердек. Бу яңа пальтоны киеп йөри башлагач, Тукай авыл малае кыяфәтеннән чыгып, шәһәр кустарь малае кыяфәтенә керде. Киез катасын ташлап, югарыда күрсәтеп үткән күн итеген киеп, чалбарны итек өстеннән чыгарып, резин галуш киеп, малахай бүрек урынына кепка киеп йөри башлады.

Яңа пальто алгач, теге сөмсез тышкы кием, малахай бүрек, әбиләр катасы берничә айлар карават астында аунап ятты, аннары бервакыт юк булды. Ничек юк булганнар, белмәдем. «Болгар»да хезмәт итүчеләрнең берсенә биреп чыгарган булса кирәк.

Тукайның авыруы [3]

Шагыйрьнең бала чагында авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә, ишектән ишеккә ярым ач, ярым тук хәлдә сөрелеп йөрүе, Уральскида караңгы, кояшсыз, дәвасыз йөрүе, чамасыз тузан арасында Мотыйгулла мулла Төхфәтуллинның иске мәдрәсәсендә ач, ялангач хәлдә «укуы»… Уральскида Камил Мотыйгый типографиясендә буяу-краска иснәп уникешәр сәгать тоташ эшләве [ахыр чиктә Тукайны үпкә чирле итә]. Шул явыз үпкә авыруы белән авырган хәлдә 1907 елның октябрь аенда Казанга килә. Казанга килеп, «ислахчы»лар белән катнаша. …Эшли башлагач та мин аны профессор Казимбәккә алып барып күрсәттем. Казимбәк шагыйрьдә икенче стадия туберкулёз табып, сафланырга, тизлек белән Кырымга китәргә тиешлеген белдереп кайтарды. Профессор Казимбәкнең биргән дарулары белән берничә атналар дәваланып йөрде. Кырымга китәргә мөмкинлек булмады. Соңга таба бөтенләй дәваланмас булды. Дарулар алып кайтып бирсәм дә, дарулардан файдаланмый, тәрәзә төбендә ята бирде, берничә тапкыр даруларны эчәргә, файдаланырга кыстасам да, колагына алмады, минем әйткән сүзләрдән көлә генә иде. Соңга таба әйтмәс булдым. Бу эшне бөтенләй ташладым. Күп вакыт шагыйрь иртә йокыдан торып, караваты өстендә тезен кочаклап йөткерә иде. Йөткереп бетергәч, тагын ятып йоклый яки йокламый түшәмгә карап, дәшми, сөйләшми моңаеп кына ята иде.

1908 елның июль аенда югарыда күрсәтеп үткән авыруы өстенә икенче авыру эләктерә. Бу авыру белән бөтенләй йөрмәс хәлгә килә. Ике бот арасы шешә. Авырлык белән генә йөри. Бу авыруын тагы күрсәтер өчен, көчләп булса да, шагыйрьне доктор Рукавишниковка (Бауман урамындагы сәгатьле аптека белән янәшә йортка) ике тапкыр алып бардым. Доктор шагыйрьгә йөрмәскә, чыкмаска кушып, өч төрле дару язып бирде. Рукавишников биргән даруларны өч-дүрт тапкыр эчте дә, тагын эчмәс булды. Тагы бөтенләй ташлады. Шул ике төрле авыруы була торып, шуның өстенә доктор йөрмәскә кушса да, докторның сүзен тыңламый, авырлык белән йөргән хәлдә август аеның урталарында Галиәсгар абзый Камал белән бергә Нижний (Горький) [4] ярминкәсенә икәүләп киттеләр. Нижний ярминкәсендә ике-өч атна торып кайттылар. Ярминкәдән кайтканда шагыйрь соңгы авыруын бетереп кайтты. 1910 елның декабрь аенда, ахыргы атналарда микән… Казаннан киткәндә күрешкән чакта шагыйрь: «Бу күрешү – актык күрешүебездер, бу авыру мине тиздән алып китәчәк», – дип күзләреннән яшьләрен чыгарып, минем белән аерылышты. Шул күрешү актык мәртәбә күрешүебез булды.
______________________________
*Ахыры. Башы журналның №4, №5, №6 нчы саннарында.
1. Авторда – Ленинград.
2. Фатих Әмирхан үзе «Тукайны танышырга Борһан Шәрәф алып килде», дип яза.
3. Аерым сәбәпләр аркасында, бу урында истәлекнең бер өлешен төшереп калдырабыз. Кызыксынучылар булса, текстны хәзерге хәрефләргә аударган Рабит Батуллага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. – Редакция.
4. Нижний, Горький – хәзерге Түбән Новгород шәһәре.

Комментарий язарга