Тукай турында истәлекләр

img189Думада тәмле йокы

1908 елны Казанда шәһәр идарәсенә сайлау үткәрелә. Бу сайлауда да күп еллар Казан шәһәр идарәсендә гласный булып торган Шәмсевәли байны сайлыйлар. Бу кеше татар байлары арасында урысча аңлый, аз булса да сөйләшә белүчеләрнең берсе, иске фикерле, үзен бик зур кеше итеп танучы бер карт иде.

Беркөн Тукай, мин, Агиев [1] – өчәүләп Кабан күле (хәзерге Комсомол урамы) буйлап барганда, яңа сайланган Шәмсевәли Гыйззәтуллин үз йортының (номеры – 16/1) капка төбендә бер кеше белән сөйләшеп тора [иде]. Болар турына килеп җиткәч, мин:

– Шул инде яңа сайланган Шәмсевәли Гыйззәтуллин, – дидем.
Без күргәндә башында энҗеле кәләпүш, өстендә көмеш төймәле озын казаки иде. Шул күрүдән соң, безнең тиктормас Тукай түбәндәге шигырен язды:

Качан ләкте миңа бу язгы сайлауда гласныйлык;
Югары мәртәбә килде – олуглык һәм дә важныйлык.

Керештем әһле ислам файдасын саклар вә якларга,
Яңа көч берлә башладым гырылдарга вә йокларга.

Алты еллык образование

Тукайның Казанда торган дәверендә Казан яшьләре арасында Солтан Рахманколый дигән бер яшь җегет бар иде. Бу җегет Реальный училищеның (хәзерге пединститут йорты) алтынчы классын бетереп, укуны ташлый. Тәрҗемә эшләрен[ә алына] һәм вак сәүдәгәр, бай бәтчәләрнең йомышчысы булып йөри. Пивнойдан пивнойга йөреп, эчүчеләрнең кәефләрен табар өчен мандолина уйнап, эчүчеләр хисабына эчеп йөри, һәм башкалар…

Тукай бу кызганыч җегетнең мондый хәлдә йөрүен үз күзләре белән күреп бу шигырен язды:

Бул кеше: бай бәтчәләрнең калдыгы хәмерен көтеп,

Алты еллык образованиеңне йөрмә селкетеп.[2]

Оча торган муллалар

Казанның зур байларыннан, шәһәрдә зур-зур йортларга, районнарда җир-суга, урманнарга хуҗа булган, «мәшһүр» Галимҗан мулла Баруди турында Ишмөхәммәт мулла Түнтәри (Ишми ишан) патша хөкүмәтенә донос ясый. Шул доностан соң, турыдан-туры (ягъни, милли идарә аркылы булмый), эчке эшләр министры тарафыннан Барудиның муллалык указы алына һәм мәдрәсәсендә дәрес әйтүдән-укытудан тыела. Үзен Казанда тотмаска әмер ителә.

Шул вакыйгадан соң Баруди берничә ел Истамбулда вакыт үткәрә. Петербург муллалары, «Нур» газетасы наширләре Гатаулла һәм Сафа [3] Баязитовларның ярдәмнәре аркасында яңадан Казанга кайта. Эш тәмам җайлана. Бары тик кулда муллалык указы гына юк. Бу эшне дә җайламакчы булып, Эчке эшләр министрлыгында яшерен эшләр бүлегендә чиновник һәм мулла булган [4] Сафа Баязитов белән бергә берничә тапкыр эчке эшләр министрында булалар. Ничектер, бу кызганыч бәндәләрнең эшләре барып чыкмый. Тукай бу караңгы, серле эшләрне ишетә дә түбәндәге шигырьне язып чыга:

– Райта, райта, райта, райта, райтарам!
Шул көйгә бассаң, указыңны кайтарам.

– Яхшы, рәхмәт, мин басам, сүзсез басам;
Яхшы хәтта шатлыгымнан очмасам.

– Тимпа, тимпа, тимпа, тимпа, тимпатам!
Очсана, мин җөббә чабуыңнан тотам.

Әйдә, хәзрәт, ач канатың, юлда бул;
Мин вәкилмен, син указлы мулла бул.

Син яңа булсаң да, хәзрәт, искесең,
Син җәдит, ләкин ишансың, изгесең,

Ни гаҗәп, бирсә сиңа Тәңре канат;
Ярлыга биргән кеби ул җиккән ат.

Бу икәү очты Петербурга таба,
Каргалар күктә сәламли «мәрхабә»!

Очтылар хәзрәт, вәкил – күп очтылар,
Тик, тәэссеф [5], җиргә егылып төштеләр.

Гөмберт!

1908 елда Төркиядә солтан хөкүмәтенә каршы революция була. Бу революция төрек гаскәре тарафыннан ясала. Селаник [6] шәһәрендә булган гаскәри корпуслар Шәүкәт Ниязи, Әнвәр командалыгында баш шәһәр Истамбулга поход ясыйлар. Истамбулны һәм Йолдыз сараен кулга алалар. Солтан Габделхәмит кулга алына. Утыз елдан артык [тәхет тоткан] Хәмит монархиясе бетерелә. Яңа конституция төзелеп, Габделхәмитнең энесен идарә башына утырталар (1909). Шул зур вакыйганы телеграммаларда, газеталарда укып, Тукай түбәндәге шигырьне язды:

Утыз ел хөр фикерләрне үлтерт,
Төрекләрдә азатлык тамрын корыт.

Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,
Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт.

Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмитең шунда гөмберт!

Балдак турында җыру

Төркия солтаны Габделхәмит үзе рухи авыру (психопат) булганлыктан, илне идарә итү эшләре Йолдыз сараендагы җарияләр башлыгы, сарай фалчысы, хәйләкәр, усал, үзсүзле, кире Мөхлимә исемле карт бер гарәп кулында була. Габделхәмит нинди генә бер эш булса да, бу хәйләкәр Мөхлимәгә фал ачтырмый эшләми булган. Кыскасы, [Мөхлимә] солтан исеменнән ил [белән] теләсә ничек идарә итә. Илне бөтенләй бөлгенлеккә китереп җиткерә. … Илебездә октябрь революциясенә кадәр Николай Икенче сараенда Распутин нинди роль уйнаган булса, Мөхлимә дә Хәмиднең Йолдыз сараенда шул рольне артыгы белән уйный.

Бу хәйләкәр, ирлек тойгысы бетерелгән («сөннәткә утыртылган») Мөхлимәнең солтан Хәмит белән берлектә революция гаскәрләре тарафыннан кулга алынганын, төрмәгә озатылганын Тукай газеталарда укый да түбәндәге җырны җырлый башлый:

Мөхлимәләр балдагы төрек халкын алдады.
Алдаласа алдаласын, үкенечкә калмады. [7]

Коръән ялаучы бозаулар

1908 елның җәендә Иранда хөкүмәт үзгәреше ясала. «Идарәи мәшрутия» (Идарә Конституциясе) игълан ителә. Шулвакыт Иранда шаһ-падишаһ булган Мөхәммәт Галидән яңа конституциягә кул куйдырыла һәм Гали яңа конституция[гә таянып] ил [белән] идарә итәргә ямин-ант итә, сүз бирә.

Милли собрание – парламентка сайлаулар була. Берничә тапкыр халык тарафыннан сайланган парламент полковник Ляхов командасында булган урыс казаклары көче белән таратыла. Иранда булган шул вакыйгаларны укып, тиктормас Тукай түбәндәгеләрне язып чыга:

Җөгралмадым, җиталмадым, тоталмадым үрдәкне;
Иран халкы онытмыйдыр шаһтан күргән «хөрмәт»не.

Ник бүген барча бозау Коръән үбә, Коръән ялый? –
Хәзрәти шаһ, бел ки, биш-алты йәмин йоткан бүген.

Эт өере

Октябрь революциясенә кадәр Казанга һәм илебезнең башка шәһәрләренә күпләп-күпләп бәдәлчеләр (кеше өчен хаҗга йөрүчеләр) килә торган иде. Бу хәерчеләр «изге» җирдән төрле туфрак, балчык, әллә нинди сулар китереп, халыкка саталар. Авыруларны өшкерәләр, төкерәләр. Сөю, сөйдерү өчен язулар, сөйдерү-көйдерү өчен бөтиләр язып тараталар. Үзләрен изге җирләрдән, Мәккә, Мәдинә шәһәрләреннән килгән, Аллага якын, изге кешеләр итеп күрсәтәләр. Аш мәҗлесләренә, туйлардан калмый йөриләр. Мәҗлесләрдә Коръән укыйлар, изге җирләрдә булган хәлләрне, төрле вакыйгаларны сөйләп, халыкны ышандыралар. Бу паразитларның башлыгы – татар, Мәккәдә торучы Морад исемле бер хәерче. Морад бервакыт «Русия мөселманнарны» исемендә бер китап та язган иде. Бу ялганчы паразитларның халыкны алдап акча җыюларына Тукай түзми, түбәндәгеләрне яза:

Хәтфә калфак киштәдә, эшләнәдер Бистәдә;
Морад кебек теләнчене күрәлмассың төштә дә.

Бәдәлчеләр, мәккәчеләр йөри Казан шаулатып;
Бер сөяккә унлап эт бар, чәйнәшәләр даулашып.

Ике туры ат җиктердем, берсен сыңар тәртәгә;
Баш хәерче Морадлары чыкмый ята Мәккәдә.

Комсыз Австрия

1908 елның җәендә Австрия-Венгрия императоры [Франц] Иосиф Төркиянең иң бай [вилаяте] булган Һәрсәк-Боснияне (хәзерге вакыт Югославиядә) [8], Төркиянең көчсез чагын туры китереп, сугышсыз, кан коймый гына гаскәри көч белән басып алып, Австро-Венгриянең бер кисәге дип игълан итә. Шул хаксызлыкны Тукай күрә дә шул ике юл шигырь яза:

Ни сәбәптән өрмиләр этләр, тынычланган җиһан?
Боснияне йотканда Австрия тончыккан бүген.

Чукынган Ибраһим

Казанда Айтуганов фамилиясендә бер бай бар иде. Йорты хәзер дә бар әле. Тукай урамы, «Чаткы» кинотеатрының [9] күршесе, № 62.

Бу байның Исмәгыйль, Ибраһим исемле ике улы бар иде. Бу бай үлеп китә. Аталарыннан соң, бу икәү төрле юллар белән аталарыннан калган бөтен байлыкны туздыралар. … Болар ел саен ике тапкыр, яз-көз айларында Мәскәүгә яки Петербургка киенер өчен генә бара торган булганнар. Татар халкын яратмыйлар. «Казан портнойлары матур итеп, килештереп тегә белмиләр. Татарлар культурасыз, былчырак, шакшы халык», – дип сөйләп йөриләр. Татар арасында тормыйлар, урыслар арасында торалар. Бигрәк тә Ибраһим шулай була. Берничә еллар үткәч, болар бик авыр хәлгә килеп төшәләр. Байлык бетә. Эш белмиләр. Исмәгыйль татар байларының төрле йомышларын үти, агент булып йөри. Ибраһимы? бик аптырагач, урыс карагруһларына, миссионерларына сатылып, ул вакыттагыча әйткәндә, «рәсми рәвештә чукына». Карагруһлар бу бәндәгә үлгәнче ай саен 30 сум акча түләргә сүз бирәләр.

Тукай бу сатлыкҗанның шундый хәлгә килүен ишетә дә, шул ике юл шигырьне яза:

Ай туганда тусаңчы, айдай нурлы булсаңчы;
Яшьләр йөзен кызартканчы, каралтканчы үлсәңче!

Алтын тарта

1908 елда «Вакыт» газетасы идарәсеннән Казан яшьләренә берничә кешегә хат килә. Алар «Вакыт», «Шура», «Чүкеч» идарәләренә хезмәткә чакырыла. Дөресе … Фатыйх Кәримовның … картаеп бара торган сеңелләренә укымышлы кияүләр кирәк була. … Чакырылучыларның берсе шагыйрь Тукай була. Бу яшьләрнең берсе дә күнми, каршы җавап та язмыйлар. Иң соңыннан Борһан Шәрәф … Оренбургка күчеп китә.

Тукай шушы вакыйгадан соң түбәндәге җырны җырлады:

Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.

Ата күркә

1908 елның җәендә Казанның «Бәянелхак» газетасында бер игълан басылып чыга. Игъланда болай язылган була: «Зур ата күркә өйдән чыгып китеп югалды. Кем табып китерсә яки күргәнен килеп белдерсә, ул кешегә бер сум акча бирелә! Адрес: Ак мәчет мәзине Габделбәдигъ».

Тукай шул игъланны «Бәянелхак» газетасында күрә дә, әллә нәрсә булган кебек кызыксынып, шаркылдап көлә. Шуңа карап, кызык-кызык сүзләр, төрле-төрле анекдотлар чыгара. Берничә көннән соң түбәндәге җырны җырлап йөри башлый:

Башыңдагы чабатаңның сиксән сигез серкәсе;
Бу дөньяда шөһрәт алды Бәдигъ мәзин күркәсе.

Ялгышмасам, [Тукай] «Яшен», «Ялт-Йолт» көлке җурналларының берсендә шул Бәдигъ мәзиннең ата күркәсен Аурупа илләренә дә сәяхәт иттереп, Париж шәһәренә китереп чыгара. Париж шәһәренең төрле мәйданнарында сәяси нотык­лар сөйләтә. … Ахырда бу ата күркәне, күркәлектән чыгарып, Госдума депутаты Садри Максуди итеп күрсәтә.

Югалган указ

Бозаулык шәһәренең имамы Галиәсгар Гафуров (Чыгтай) шул вакытның алдынгы, укымышлы һәм тирән мәгълүматлы таңчыларыннан иде. Шулвакыт татар газеталарына туктаусыз язып тора иде. 1908 елда Г.Гафуровның «Исабәт» исемле китабы басылып чыга. Бу «Исабәт» Ислам диненең кайбер хөкемнәренә каршы төстәрәк язылган иде. Искелекне сөючеләр бу эшкә каршы торып, дини идарәгә һәм хөкүмәткә донос ясап, Г.Гафуровның указын (муллалык язуын) алдыралар. Г.Гафуров яңадан указын кайтарып алу теләге белән берничә тапкыр Уфага, дини идарәгә барып кайта. Г.Гафуровның указ артыннан йөрүен Тукай ишетә дә «Мәҗрух указ» («Җәрәхәтләнгән указ») дигән шигырен язып чыгара [10].

Аяк астындагы баз

Казанда Һади Максуди тарафыннан чыгарыла торган «Йолдыз» газетасы, күп таралу теләге белән, динче татарларның рухларына карап, Ислам дөньясы турында төрле хәбәрләр һәм фәлсәфәләр сата; Төркия турында, бигрәк тә Болгар сугышы турында ялган хәбәрләр тарата. Ислам илләренең алга китүләре, аларның культурасы турында язып торуына Тукай чыдап тора алмый, түбәндәге шигырен язып чыгара.

Бераз йолдызчылар бардыр киң күктән йолдыз эзлиләр,
Түбәнгә күз дә салмыйлар, һаман күкләрне күзлиләр.

Салалар фәлсәфәләр, уралар дин хикмәтән.
Аяк астындагы базны күрмиләр шул хәлдә гафләтән [11].

Максуди бу эшкә бик күңелсезләнеп, кеше аркылы үпкәләвен дә белдерде.

Дәвамы бар
__________________
Башы журналның 4 нче санында. Бу юлга курсор белән басып укый аласыз.

1. Фәхрелислам Агиев – профессиональ татар балалар язучысы, мөгаллим, журналист, нәшир.

2. Солтан Габделмән улы Рахманколый (Рахманколов) (1888-1916) «Сәяси яктан ышанычсыз» табылып, Реальный училищедан куыла. Күрәсең, Тукайның Солтанга тәэсире бик нык булган: 1907 елда ул «бай бәтчәләрне» ташлап, язучылык эшенә керешә. Язучы, тәрҗемәче, җырчы буларак тарихта якты эз калдыра.
Бу мәгълүмат Исмәгыйль Рәмиев белән Рәис Даутовның «Әдәби сүзлеге»ннән алынды.

3. Сафа Гатаулла улы Баязитов (1887-1937) бик тирән белемле кеше булса да (ул әүвәл «Мөхәммәдия»дә, аннары Петербургта гимназиядә, соңыннан Петербург университетының шәрык телләре факультетында гыйлем алган), татар дөньясында әллә ни мәшһүрлек казана алмый. 1915 елда аны мөфти итеп куялар. 1917 елда мөфтилектән алалар. Сафа Баязитов кешелекле, ярдәмчел булса да, аны татар зыялылары ни өчендер өнәп бетерми? Күрәсең, ул милли мәсьәләдә умырткасыз булгандыр. Гаепсезгә төрмәгә ябыла, шунда һәлак була. Вафатыннан соң аклана.

4. Редакциядә бу турыда мәгълүмат юк. «Татар энциклопедиясе» аны Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче булып эшләгән дип күрсәтә.

5. Тәэссеф – кызганыч.

6. Хәзер Селаник шәһәре Грециядә.

7. Бу юллар Габдулла Тукайның «Авыл җырлары (беренче көлтә)» әсәреннән. Язу тарихларын төрле итеп күрсәтсә дә, «Коръән ялаучы бозаулар» бүлегендә Вафа Бәхтияров янә шушы ук шигырьдән өзек китерә. Моны автор әсәрләрдәге теге яисә бу юлларның (тулаем шигырьләрнең түгел!) язылу тарихына игътибар итә, дип аңларга кирәк, күрәсең.

8. Хәзерге вакытта Босния һәм Герцеговина мөстәкыйль дәүләт.

9. Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге кинотеатр.

10. Тукай Чыгтайның «үкенү»еннән «Авыл җырлары»нда да көлә: «Җаңгыр җава сибәләп, төймә-төмә төймәләп, / Чыгтай мулла үкереп җылый, «тәүбә, тәүбә, тәүбә»ләп».

11. Гафләт – наданлык.

Комментарий язарга